Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
19 гыйнвар 2021, 18:37

Кәшәкә дә уйнатабыз, чана да йөгәнлибез

Туймазылылар республиканың гаилә ярышлары җиңүчесе булды

15 гыйнварда Уфаның «Динамо» стадионында күңелле ыгы-зыгы хакимлек итте – бихисап күпсанлы җанатарлар катнашлыгында (әлбәттә, эпидемиологиягә каршы көрәш чаралары таләпләреннән тайпылышсыз) биредә республиканың “Яңа ел гаилә уеннары” фестивале узды. Җиңү өчен җитди көрәш барды – муниципалитет өлешендә бирегә эләгү өчен генә дә 52 мең кеше катнашты. Уфада исә 63 гаилә командасы очрашты – шәһәр һәм район ярышларының абсолют җиңүчеләре. Туймазы районын Ксения белән Динар Зәйруллиннар һәм аларның Туймазы 8нче мәктәбендә белем алган кызлары Карина тәкъдим итте.
Беренче сынау – “Карда хоккей” ярышы буллитлар томырудан гыйбарәт иде. Башта үз капкаңны сакларга, аннары көндәшеңә гол кертергә кирәк булды. Монда Зәйруллиннар каршы якка биреште. Бәхеткә, бу ярыш тән яздыру гына булды һәм төп уен исәбенә кермәде. Отылу туймазылыларга файдага китте: алар җыелды, көчен туплады һәм кәшәкәле-туплы эстафетада, тюбингта тизлеккә узышуда аларны куып тотучы булмады.
— Муниципалитет өлешеннән соң республика уеннарына әзерләнергә бер атна вакытыбыз булды, – дип сөйли Динар белән Ксения. – Көн саен күнектек – тюбингта шудык, кәшәкә белән туп куаладык. Лаек чыгыш ясыйсы килде. Һәм без моңа ирештек – чемпион исемен яуладык!
Республика уеннарында җиңгән өчен Зәйруллиннар “Яшел каенлык” санаториена 10 көнгә юллама белән бүләкләнде. Аларның сүзләренә караганда, әзерлек мәсьәләсендә 8нче мәктәпнең физкультура укытучысы Айгөл Котышева нык ярдәм иткән. Ул якташларын шундый итеп чәмләндергән ки, аларның отылырга хакы булмаган.
Зәйруллин-нарның гаилә башлыгы “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең Туймазы филиалында авария-тергезү хезмәте диспетчеры булып эшли. Ксения Радиковна – 24нче балалар бакчасы тәрбиячесе. Хәзер ул улы Арсен белән декрет ялында. Буш вакытларында Зәйруллиннар чаңгыда, тимераякта шуарга ярата, әмма зур спорт җиңүләре белән танылмаган. Үзләре әйтүенчә, бу чагу спорт вакыйгасы аларның гаилә хатирәләре янчыгында лаек урын биләячәк.
Читайте нас: