Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
11 гыйнвар 2021, 12:58

Кар бабайлар фестивале узды

Республикада яңа елның бер генә көне дә бушка узмады. 2 гыйнварда туймазылылар кошларга җимлекләр элде

3 гыйнварда чаңгы һәм футбол турнирлары үтте, 4 гыйнварда, кар һәм боз фестивалендә, сабыйлар «Родина» мәдәният йорты янындагы мәйданчыкта җыелды. Анда аларны Кар бабай, Карсылу һәм Шамакай каршылады.
Башта бәйрәмдә балалар Кар бабай әвәләр дип күзаллаганнар иде. Әмма кар шарчыклар әвәләргә генә җитте, алар белән тере Кар бабайга һөҗүм иттеләр. Балалар башта күмәкләп боз таудан шуды, качышлы, әйлән-бәйлән уйнады, шарчыклар әвәләде, аннары Кар бабай аларга тәмлекәчләр һәм кәеф күтәрер өчен башка төрле шатлык өләште.
Ышанасызмы-юкмы, Кар бабайга кимендә 500 яшь инде! Беренче кар сынны исә италияле – скульп-тор һәм архитектор Микеланджело Буонарроти әвәләгән. Туймазылыларга бу хакта төбәк Кар бабае сөйләде.
Русиядә беренче кардан берьюлы өч кар сыны әвәләгәннәр. Берсе йомшак карлы кыш, икенчесе булачак уңыш, өченчесе йорттагы бәхет өчен җаваплы булган. Кар бабайның мотлак йорттагы байлыкны гәүдәләндергән башындагы чиләге, көчле салкыннарны куу өчен себеркесе, кишер-борыны (уңыш турында үтенү) булган.
Яңа ел календаренда күренекле көннәр һәм вакыйгалар гаять күп. Иртәгә, 9 гыйнварда, Халык биюләре көнен билгеләячәкбез. Анда катнашу өчен җәмәгать челтәрендә хэштег белән бию чыгышын урнаштыру зарур! 10 гыйнварда “Минем милли ризыгым” флешмобы узачак, 11 гыйнварда – Бөтендөнья рәхмәт көне, 12 гыйнварда – Иҗат көне, 13 гыйнварда – Акыл һәм өстәл уеннары көне, 14 гыйнварда – Белем көне. Тулырак мәгълүмат – безнең җәмәгать челтәрләрендәге төркемнәрдә.
Читайте нас: