Туймазы хәбәрләре
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
17 декабрь 2020, 12:32

Кемнең Кар бабае яхшырак?

Район хакимияте онлайн Яңа ел бәйгесе һәм экология чарасы игълан итә, шулай ук туймазылыларны анда катнашырга чакыра.

Район хакимияте онлайн Яңа ел бәйгесе һәм экология чарасы игълан итә, шулай ук туймазылыларны анда катнашырга чакыра.
“Иң күркәм Кар бабай" бәйгесендә җиңү өчен Кар бабай әвәләргә, аны фотога төшерергә һәм #ЛучшийСнеговикТуймазы хэштегы белән фотоны үзегезнең “ВКонтакте” яки Instagram җәмәгать челтәре сәхифәсендә урнаштырырга кирәк.
“Ихатадагы иң күркәм боз шәһәрчеге” бәйгесендә катнашучыларга күпфатирлы йорт ихатасында яктырту чаралары кулланып, бәйрәмчә бизәп һәм кар сыннар урнаштырып, боз шәһәрчеге кору зарур. Аны фотога төшереп, “бәйгегә” билгесе белән [email protected] электрон почтасы буенча район хакимиятенә җибәрергә.
Әгәр беренче ике бәйге инде башланган булса, “Чис-
та кыш көне”#ӨМЭ чарасы 25 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр узачак. Чәмлелек күрсәтегез – үзегезнең йорт ихаталарын һәм урамнарны кардан һәм чүптән арындырыгыз, эш барышын фотога төшереп, #ӨМЭТуймазы хэштегы белән урнаштырыгыз.
Өч бәйгегә дә 4 гыйнварда йомгак ясалачак. Җиңүчеләрне бүләк көтә. “Ихатадагы иң күркәм боз шәһәрчеге” бәйгесе җиңүчесе булган күпфатирлы йортка премия тапшырылачак. Аны әлеге йорт ихатасын төзекләндерүгә тотарга мөмкин булачак.
Җентеклерәк мәгълүмат – https://tuimazy.bashkortostan.ru сәхифәсендә.
Фото: i.ytimg.com
Читайте нас: