Туймазы хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
30 ноябрь 2020, 11:45

Ә сез беләсезме?

Гәзит юбилеена викторина

1. 1930 елның 29 ноябре Туймазы районы гәзитенең туган көне дип исәпләнә. Башта ул «Ленин юлы» дип атала. Гәзитнең беренче санының тиражын әйтегез, ул нәрсәгә багышлана һәм бер данәсе ничә сум тора?
2. 1931 елда «Ленин юлы» Туймазы районыннан тыш республиканың кайсы районнарында таратыла?
3. 1931 елда «Ленин юлы» гәзите редакциясенә совет татар шагыйре һәм журналисты, булачак Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил килә. Бу кызыклы дәлилне ачыклаган галимнең исемен атагыз.
4. Туймазыда рус телле халык арту сәбәпле, гәзитне рус телендә чыгару мәсьәләсе кискенләшә. Һәм үз штаты белән шундый мөстәкыйль гәзит барлыкка килә. Ул кайчан чыга башлаган, ничек аталган һәм беренче саннарының тиражы күпме булган?
5. Районның ике мөстәкыйль гәзите кайчан берләшә һәм нинди исем белән чыга?
6. 1937 елның мартында Туймазы районыннан Кандра районы аерылып чыга. Ул 1956 елга кадәр яши. Аның биләмәсендә үз гәзите чыга. Ул ничек атала?
7. Район гәзите редакциясе стеналарыннан байтак танылган кеше чыккан. Шуларның берсе гаҗәеп хуҗалык җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Героена әверелгән. Аның исемен атагыз, редакциядә нинди вазифа биләгән?
8. Район гәзите дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларында да чыгудан туктамаган, вакыты һәм күләме генә кыскарган. Әмма соңрак илебездәге бетмәс-төкәнмәс администрация-хуҗалык реформалары нәтиҗәсендә аны чыгару беразга туктатыла. Төбәктәге барлык басмалар кыскартыла, коллективлар эштән азат ителә, төбәк партия комитетлары һәм хөкүмәт оешмалары буларак, районара гәзитләр оештырыла. Гәзит кайсы районнар өчен чыга, ничек атала һәм ничә ел бастырыла?
9. Совет чорында район гәзите редакциясе өчен автомобиль алу зур бәхет санала. Өстәвенә, юлсыз җирләрдән дә үтә алган, куәтле, 1972 елда Ульяновск автомобиль заводында җитештерелә башлаган УАЗ-469 автомобиле. Районда ул вакытта бу машина КПСС шәһәр комитетының икенче сәркатибе һәм берничә зур хуҗалык җитәкчесендә генә була. Өр-яңа шундый машина безнең редакция гаражында да пәйда була. Аны алырга, союз хөкүмәтенә мөрәҗәгать итеп, танылган якташларыбызның берсе ярдәм итә. Аның исемен атагыз.
10. 1987 елда, компьютер техникасын телевизор экраннарында гына күргән чорда, район гәзите редакциясенә берничә яхшы сыйфатлы компьютер бүләк ителә, ул вакытта өлкә гәзитләре дә мондый хәзинәгә ия булмый әле. Алар заманча офсет басмасы кертү һәм 1988 елда «Ленин юлы» гәзитен нәфис бизәлеше һәм полиграфиясе буенча Русиядәге шәһәр һәм район гәзитләре арасында алдынгы урынга чыгару мөмкинлеге бирә. Район гәзитенә бөтенрусия гәзит Олимпына күтәрелергә ярдәм иткән юмарт кешеләр кем?
11. 1992 елда Туймазыда ике – шәһәрнең «Ленин юлы» һәм районның «Туймазы хәбәрләре» гәзитләре чыга. Алар кайчан берләшә?
12. «Вольная душа” романының авторы район гәзитенең чәмле эшче хәбәрчесе иде. Аның фамилиясе ничек?
13. Редакция һәм типография бүген Мичурин урамы, 20б адресы буенча урнашкан яңа бинага ничәнче елда күченә?
14. Типографиядә юллар кою машинасы ничек атала?
15. Гәзит районның спорт тормышын яктыртып кына калмый, үзе дә ярышлар оештыра һәм үткәрә. Спортның кайсы төрләре буенча?
Киләсе атна дәвамында сездән викторина сорауларына җавап көтәбез. Аларны [email protected] электрон почтасына яки Туймазы шәһәре, Мичурин ур., 20б адресына җибәрегез. Беренче булып дөрес җавап җибәрүчене истәлек-бүләк көтә.
Читайте нас: