Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
19 ноябрь 2020, 11:40

Үзенчәлекле фото һәм тарихлар көтәбез

Гәзит укучыларыбызга ике иҗади бәйгедә катнашырга тәкъдим итәбез

Гәзит укучыларыбызга ике иҗади бәйгедә катнашырга тәкъдим итәбез. Фотобәйгедә катнашучылардан безнең гәзит белән төшкән үзенчәлекле фото көтәбез. Фотоны урамда, ихатагызда, өегездә, күнегү вакытында ясагыз һәм безгә җибәрегез. Иң мөһиме – кадр-
да “Туймазы хәбәрләре” гәзите булсын.
“Тормышыгызга гәзит ничек тәэсир итте” темасына сөйләр сүзегез булса, үз тарихыгызны язып җибәрегез. Кемдер район гәзите аша – эш, икенчеләре тормыш иптәшен тапкандыр. Өченчеләре гәзит битеннән балык кармаклау өчен уңышлы урынның кайдалыгын белгәндер яисә помидор-кыярның яңа сорты турында укып, мул уңыш алгандыр. Тема, жанр һәм текст күләме – автор карамагында. Иң кызыклы тарих һәм фотолар гәзиттә басылачак, авторларына бүләк тапшырылачак!
Үзегезнең эшләрегезне 25 ноябрьгә кадәр [email protected] электрон поч-тасына яисә “ВКонтакте” сәхифәсендәге төркемгә салыгыз, яисә Туймазы шәһәре, Мичурин ур., 20б адресына җибәрегез. Сезнең белән элемтәгә керү өчен исемегезне һәм телефон номерыгызны күрсәтү зарур.
Читайте нас: