Туймазы хәбәрләре
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
3 сентябрь 2020, 12:46

Корамадан сәнгать әсәрләре

“Туймазы-фест” этнофестивале районның кул эшләренә оста кешеләрен җыйган

Җомга көнне “Родина” мәдәният йорты алдындагы мәйданчыкта “Туймазы-фест” этнофестивале кысаларында “Осталар гөлләмәсе” милли мәдәният күргәзмәсе эшләде.
Анда районның барлык гамәли-бизәү сәнгате осталары үз эшләрен тәкъдим итте.
Күргәзмә кул эшләрен тәкъдим итү генә түгел, укыту, уен һәм күңел ачу программалары мәйданчыгына да әверелде. Фестиваль кысаларында “Туган як” күргәзмәсе дә оештырылган иде. Балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре һәм укытучылары, мольбертлар белән ачык һавада урнашып, җаннары ни тели, шуны төшерде. Аларга гуашь һәм акварель белән рәсем төшерергә яратучылар да кушылды.
Күргәзмә рәсми рәвештә ачылганчы ук бала-чага җәядән ук ату буенча осталык дәресе үтәчәк мәйданчыкны үз итте. Район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзин Әпсәламов һәм “Сәфәр” бию коллективы җитәкчесе, “Родина” мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Дамир Ибраһимов чәпкә тидерү һәм җәрәхәтләнмәү өчен ук һәм җәяне дөрес тотарга өйрәтте. Яшь мәргәннәрнең максатка ирешкәч ничек сөенүен күрсәгез иде сез!
Сәйлән – эшләнмәләрдә иң киң кулланылучы чимал икән. Бу борынгы һәм шул ук вакытта заманча материалдан пенсионер Рузилә Гобәйдуллина чәчәкләр иҗат итә.
– Сәйләнне бик яратам, – диде ул. – Монда серле балкыш та, төсләр чуарлыгы да, иҗат өчен чиксез мөмкинлекләр дә бар. Ирем белән кызым Гөлнур да кул эшләре белән мавыга.
Күргәзмәдә бәйләм эшләнмәләр күп иде. Альбина Епифанова, мәсәлән, ыргак һәм энәләр ярдәмендә искиткеч уенчыклар иҗат итә. Бәйләм мәче, кар бабай һәм аждаһаны җентекләбрәк карау өчен бала-чага оста ханымны уратып алган иде.
Наталья Вахрамеева ефәк һәм репс тасмалардан японнарның канзаши ысулы буенча бант һәм чәч каптырмалары ясый. Кулдан ясалган бизәнгечләргә мөкиббәннәр аның эшләнмәләрен бәясен дә сорап тормый алып бетте. “Аның каравы, башка бер кемдә дә юк!” – диде алар.
Музыка мәктәбе укытучысы Наталья Ванюшова табигый асылташларга гашыйк. Бу аның эшләнмәләре – сок-лангыч алка һәм муенсаларда чагыла.
Чын оста кул астындагы бар нәрсәне эшкә җигә: таш бөртеге, үлән, корама, кәгазь булсынмы ул. Күргәзмәгә килүчеләр гәзит кәгазеннән үрелгән тартмаларны, нокталап бизәлгән пыяла савытларны, батик бизәкле тукымаларны, күн эшләнмәләрне кызыксынып карады.
Күркәм йола буенча иҗат һәм бәйрәм мохите тудыру өчен күргәзмә-ярминкә халык фольклор коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды.
Читайте нас: