Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
9 июль 2020, 14:00

«Печән өсте өзелеп искә төшә...»

Ярыш күркәм йола буенча Туймазыда үтте

Районда чалгычылар бәйгесе тәмамланды, анда 14 кеше – “ДорСтрой” җәмгыяте, идарәче компанияләр һәм районның шәхси үткәргечләр хезмәтләре урам себерүчеләре, яшелләндерүчеләр, төзекләндерү тармагы хезмәткәрләре катнашты.
Бәйгегә алар чалгы белән түгел, ата-бабалардан калган бу эш коралына алмашка килгән триммерлар белән чыкты. Бәйгечеләр, таләп ителгәнчә, махсус кием, сак-лану күзлекләре, резина итекләрдән иде. Эшне тиз тоттылар, әмма бәйге өчен бүленгән мәйданнар шулкадәр зур иде, «печән өсте» алты көнгә сузылды. Бу көннәрдә катнашучылар бәйге эшчәнлеген үзләренең төп эшләре – йорт яны биләмәләрен һәм шәһәр урамнарын төзекләндерү белән бергә алып барды.
Хәвефсезлек техникасы һәм чабу сыйфатын шәһәр хакимиятенең төзекләндерү бүлеге белгечләре бәяләде. Алар мәйданны һәм чабылган җирләрнең сыйфатын (калган үлән 5 сантиметрдан артмаска, чабылмый калган җирләр булмаска тиеш иде) исәпкә алды.
Иң күп катнашучы – 3 ке-
ше – “Северное” идарәче компаниясеннән иде. Алар Горький урамы (ФНМ заводыннан алып “Иремель” сәүдә үзәгенә кадәр) буендагы үләнне чапты. Әмма күмәк көч белән дә алар бары тик икенче урын яулады. “Беркут” идарәче компаниясе һәм “Импульс Строй” җәмгыяте вәкилләре дә шулай ук икенче урында.
Беренче урынга “ДорСтрой”, “Комтехсервис”, “СтройГолд” җәмгыятьләре лаек булды. “ЖилРемСервис” җәмгыяте һәм З.Р. Нәфыйкова шәхси предприятиесе – өченче урында.
Беренче урын өчен оешмаларга бүләккә – триммер, икенче урынга – перфоратор, өченче урынга дрель тапшырылды.
Читайте нас: