Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
19 март 2020, 12:09

Үз-үзен аямаган гүзәл затлар

Бөек Ватан сугышы Советлар Союзының миллионлаган кешесенең гомерен өзде.

Бөек Ватан сугышы Советлар Союзының миллионлаган кешесенең гомерен өзде. Гаиләсе, намусы, Туган иле сагына ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да басты. Алар ир-атлар белән беррәттән сугышты, мактаулы бүләкләргә лаек булды, Туган ил өчен башын салды, фашистларны соңгы сулышынача куды.
Кем соң ул, батыр хатын-кызлар? Очучылар, снайперлар, разведчиклар, санитарлар, һәм, әлбәттә, дошман тылында гомере бәрабәренә диверсияләр оештырып, тавыш-тынсыз сугыш алып барган яшерен сугышчылар.
Апа-җиңгиләр үз-үзен аямый җир сөрә, иген чәчә, урман кисә. Безнең хатын-кызларыбыз тырышлыгы белән армия азык-төлек, чимал, самолётлар, танклар өчен өстәмә өлешләр белән тәэмин ителә. Хезмәт фронтының корычтай нык каһарманнары соклануга лаек.
“Башкортстан кызы” журналы һәм Башкортостан Республикасы Хатын-кызлары берлеге “Сугыш хатын-кыз язмышларында” дип аталган мәкаләләр бәйгесе үткәрә. Анда теләге булган һәркем катнаша ала.
Бәйгенең тәүге өлеше район һәм шәһәрләрнең хатын-кызлар советлары тарафыннан үткәрелә. Икенче өлештә эшләрне “Башкортостан кызы” журналы редакциясе карамагындагы жюри караячак. Эчтәлекле мәкаләләр сәхифәдә, җәмәгать челтәрләрендә, журнал битләрендә бастырылачак. Эшләр апрель ахырына кадәр кабул ителә, йомгаклау июнь аена билгеләнгән. Гәзит укучы йөрәгенә ачкыч яраткан иң эчтәлекле өч мәкалә авторын кыйммәтле бүләк көтә.
Эшләрегезне «Туймазы хәбәрләре» редакциясенә китерегез (Мичурин ур., 20б – 25)
Читайте нас: