Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
27 гыйнвар 2020, 14:25

Австрия бозын яуладылар

Австриянең Грац шәһәрендә бозда фигуралы шуу буенча Русия өчен иң уңышлы Европа чемпионаты төгәлләнде.

Австриянең Грац шәһәрендә бозда фигуралы шуу буенча Русия өчен иң уңышлы Европа чемпионаты төгәлләнде. Безнекеләр мөмкин булган 12 медальнең 10сын яулады. Шул исәптән, 4 алтын. Бу гаҗәеп нәтиҗә! Спорт пары Александра Бойкова белән Дмитрий Козловский чираттагы тапкыр үзләренең Олимпиада алтынына дәгъва итүче өметле пар икәнен раслады. Биюче пар Виктория Синицына белән Никита Кацалапов берничә ел мәйдан тоткан французларны узды һәм лаек алтынга ия булды. Ялгыз шуучы Дмитрий Алиев белән Алёна Косторнаяда да алтын.
Алда дөнья чемпионаты һәм ул әлеге ярышларга караганда авыррак булачак. Әмма безнең егет-кызлар үзләренең чын көрәшчеләр булуын раслады.
Читайте нас: