Туймазы хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
30 декабрь 2019, 11:45

Гәзит тугры дусларына бүләк өләште

Чәршәмбе көнне 2020 елга “Туймазы хәбәрләре”нә язылучылар арасында бүләкләр уйнатылды

Таңнан ук редакция бинасында ыгы-зыгы башланды. Шулай булмыйни: 59 бүләккә 2214 кеше дәгъва итте ич. Бүләк уйнатуда нәкъ шулкадәр квитанция катнашты. Көн салкын булуга карамастан, ул көнне редакциягә кимендә 200 кеше килде. Күпләре барабаннан абонементны тартып чыгарырга теләк белдерде, бәхетлеләрнең исемен нәкъ алар атады.
Бүләк уйнатуны 10 яшьлек Азалия Насыйбуллина башлап җибәрде. Аның җиңел кулы белән берничә урын-җир җыелмасы, мендәр һәм һава шарларыннан ярты метрлы Кыш бабай мизгел эчендә хуҗаларын тапты. Ярты сәгать дигәндә тазә һәм каклаган казлар, микродулкын миче, мультимич, электр иттарткычлары, мангал, урын-җир җыелмалары, төрле сертификатларның язмышы хәл ителде.
Бүләкләрне икенче көнне тантаналы тапшыру редакциянең җыелыш залында үтте. Канәгать җиңүчеләр елмаюын яшерә алмады. Яңа ел алдыннан шундый бүләк алу һәркемгә дә тәтеми ич. Алар кызыксынып бизәкле тартмалар, капчыкларны күзәтте һәм түземсезләнеп гәзит редакторы Оксана Мәкъсүтованың үзләренең фамилиясен атавын көтте.
Шунысы кызык, бәхетлеләр арасында шушы көннәрдә туган көнен билгеләячәк кеше байтак иде. Мәсәлән, Туймазыдан Фәйхүнә Миргазизовага 4 гыйнварда 70 яшь тула. Ул нәрсә отты дисезме? Гаҗәеп матур күпкатлы торт! Менә шуннан соң язмышка ышанмый кара. Фәйхүнә Назыйм кызы юбилеен көтеп тормаячагын әйтте. Тортны кич үк кызлары һәм оныклары белән тәмләп караячак ул. Редакция шофёры апаны торты белән өенә кайтарып ук куйды.
Тагын бер җиңүче – Әлфия Закирова үзенең һәм тормыш иптәшенең туган көнен 1 гыйнварда билгеләячәк. “Елизавета” гүзәллек салонына спа-процедураларга сертификат тапшыргач, хис-тойгыларын яшерә алмады ул. Яңа ел кәефе бүләк иткән өчен гәзиткә ихлас рәхмәтләрен җиткерде. Иренә дә рәхмәт әйтте. Гәзиткә яздырып, квитанциясен җибәргән өчен.
– Көяләнмәгез – ничек тә алып кайтып җиткерермен. Өлешемә төшкән көмешем, – дип елмайды Татьяна Клокова, 9 килограммлы күркә түшкәсен уңайлырак кочып. – Әйткәндәй, Күсе елында туганмын. Ел әле башланмады да, миңа исә бәхет елмайды. Ышанасызмы, гомеремдә беренче тапкыр бүләк уйнатуда җиңдем!
Виктор Нелюбин гәзи-тебезне 35 ел алдыра икән.
– Гәзит яши, безне сөендерә һәм бу искиткеч яхшы, – дип елмая ул. – “Туймазы хәбәрләре”нең һәр санын көтеп алам, аны беренче битеннән ахырынача укыйм. Бүген исә бүләк тә чыкты – “Изумруд” санаторий-профилакториена савыктыру чараларына сертификат оттым. Сәламәтлегем какшап торган чак иде. Сертификат бик урынлы булды.
Төп бүләк Smart TV телевизоры яшь Шәфыйковлар гаиләсенә эләкте. Без моңа бик шат. Димәк, электрон китап һәм мәртәбәле гаджетларга карамастан, яшьләр безне укый. Әйткәндәй, Елена Шәфыйкова башта гәзитнең электрон төренә язылырга теләүләрен әйтте. Әмма кәгазьдәгесенә күнегелгән һәм кызыклырак дигән карарга киләләр. Һәм ялгышмыйлар! Бүген гаиләдә 11 яшьлек кыз һәм 7 яшьлек ул үсеп килә. Алар да, замандашлары кебек, телевизордан кызыклы тапшыру һәм җансурәт карарга ярата. Димәк, бүләккә урын булачак.
Хөрмәтле туймазылылар, безнең гәзиткә язылыгыз, укыгыз. Киләсесендә сезгә дә мотлак бәхет елмаячак.
Читайте нас: