Туймазылылар чәмләнеп Яңа ел бәйрәменә әзерлә-
нә. Бер-берсеннән күреп, оешма һәм предприятиеләр төрле төсле гирляндалар шарлавыклары белән бизәлә, фойеларда купшы чыршылар балкып утыра, яннарында исә шаян әкият каһарманнары һәм мотлак дәү капчыклы Кыш бабай сыны урын ала.
Аларны күргәч, кешеләр елмая һәм могҗизага ышана башлый.
Эш урыннарын Яңа елга бизәргә керешмәгән булсагыз, исегезгә төшерәбез – районда оешма, предприятиеләрнең алгы ягын һәм тирә-як биләмәләрне зәвыклы бизәү буенча бәйге игълан ителде. Анда авыл биләмәләре дә катнаша.