Туймазы хәбәрләре
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
5 декабрь 2019, 12:15

Уйна, курай, моңлы көйләреңне!

Иртәгә шәһәрдә зур мәдәни чара үтәчәк

6 декабрьдә Туймазыда “Тылсымлы курай моңнары” ачык республика бәйгесе үтәчәк. Анда аерым башкаручылар һәм ансамбльләр катнаша ала.
Бәйге бер өлештән торачак. Һәр катнашучы ике көй – бер озын һәм бер марш яисә дәртле бию көе башкарырга тиеш. Җиңүгә 55 катнашучы дәгъва итә, шул исәптән 10 туймазылы. Иң өлкән катнашучы – Татарстаннан Харис Җиһаншинга – 55, иң яшь катнашучы – Бөрҗән районыннан Тайфур Сәетбаталовка 8 яшь.
Бәйге 11.00 сәгатьтә музыка мәктәбендә башланачак (Мичурин ур., 3а). 19.00 сәгатьтә “Родина” мәдәният йортында Йомгаклау концерты үтәчәк.
Читайте нас: