Туймазы хәбәрләре
+9 °С
Облачно
Бәйгеләр
15 Октября 2019, 07:37

Минем әби – супергерой!

Әбекәй, нәнәй, картинәй...Шушы сүзләрне ишетү белән күз алдына авыл йорты килеп баса.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әбекәй, нәнәй, картинәй...Шушы сүзләрне ишетү белән күз алдына авыл йорты килеп баса. Сине анда сагынып көтеп алалар. Анда бәлеш исе аңкый, тәрәзә төбе тулы – ярангөл. Күпләребез өчен әбекәйләр – өйдәге җылылык, зирәклек, хәстәрлек, наз чагылышы ул.

Бүген нәнәйләребез заман белән бергә атлый. Ишле гаиләсен кышка йон оекбашлар белән тәэмин итә, яңа мавыгу-шөгыльләр үзләштерә. Алар бию яки йога серләренә төшенә, чит телләр өйрәнә, шофёр таныклыгы ала. Башкалары сәламәт тормыш рәвешен сайлый – бәкегә чума, марафон узышына чыга. Өченчеләре торт һәм бәлешләр пешерә, аларга исә су буе чират тезелә. Шигырьләр иҗат итә, музыка коралларында уйный, сәяхәт итә, веб-сәхифәләр ача...

28 октябрьдә Әбекәйләр көнен билгелибез. Шушы бәйрәм алдыннан “Туймазы хәбәрләре” “Минем әби – супергерой!” бәйгесе игълан итә. Әбекәегез нинди сезнең? Безгә сөйләгез! Безгә аларның казанышлары һәм мавыгулары турында язып җибәрегез. Электрон почта адресы: tvest@yandex.ru. Иң мавыктыргыч хикәя-тарихларны гәзит битләрендә бастырачакбыз. Хатлар 28 октябрьгә кадәр кабул ителә. Фотосын онытмагыз!

Бәйге бүлекләре:

– “Спортка мөкиббән зат”;

– “Иң яшь әби”;

– “Иң зирәк нәнәй”;

– “Заман белән бергә атлаган әбекәй”;

– “Иҗатка гашыйк җан”;

– “Иң чәмле нәнәй”.

Р.S. Бабайлар, көяләнмәгез, сезгә багышланган бәйгене чак кына соңрак үткәрәчәкбез.
Читайте нас