Туймазы хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
15 октябрь 2019, 13:21

Малайлар һәм кызлар сынатмады

Балалар (үсмерләр) иҗат йортында радиоидарәле машиналар узышы үтте

Яңгырлы җомгада Балалар (үсмерләр) иҗат йортында зур тизлеккә мөкиббән туймазылылар җыелды.

Радиоидарәле машиналар узышындагы 34 катнашучы арасында алты кыз да бар иде. Алар координация, юнәлеш сайлау, иң хәвефле мизгелләрдә дә салкынканлылык саклау осталыгын күрсәтте. Соңгы бирем аеруча мөһим иде – машинасын финишка китереп җиткерә алмаган балалар, күз яшьләрен сөртеп, кабат ярышка кушылды.

Барлык катнашучылар да бүләкләнсен дип кайгырткан иде оештыручылар. Машиналарның бизәлешенә аерым игътибар бирелде. Ярышлар

Республика көненә багышлану сәбәпле, байтак катнашучы машинасын Башкортстан әләме белән бизәгән. Туймазы 2нче мәктәбе укучысы Артём Әхмәтшинның машинасы иң үзенчәлеклесе дип танылды: малай машинасын Салават Юлаев бүрегенә охшатып, тире белән каймалаган.

4нче мәктәп укучысы Радель Тимербаев барысыннан да тизрәк булып чыкты – машинасын 5,37 секундта финишка китереп җиткерде.

“Алтын куллар” бүлегендә Роман Филимонов җиңде. Яшь узышчы Балалар (үсмерләр) иҗат йортының “Эврика” берләшмәсендә шөгыльләнә. Машинасын легодан җыйган ул. Кызлар җиңүгә омтылыш һәм тамашачылар сөюе бүлегендә билгеләнде.

Балаларга татлы бүләкләр алырга “Этажи” милек агентлыгы ярдәм күрсәткән.

Регина МИҺРАНОВА.
Читайте нас: