Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
19 сентябрь 2019, 12:20

Хәтта нәниләр дә узышачак

Шимбә көнне Туймазыда шәһәр үзәгендә “Милләтләр кроссы” күмәк җиңел атлетика узышы үтәчәк

Шимбә көнне Туймазыда шәһәр үзәгендә “Милләтләр кроссы” күмәк җиңел атлетика узышы үтәчәк, анда мәктәп укучылары, предприятие һәм оешма эшчәннәре, студент яшьләре, өлкән буын вәкилләре катнашачак.

Беренче тапкыр аларга мәктәпкәчә яшьтәге балалар кушылачак – балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре 100 метр арага узышачак.

7-11 яшьлек укучылар 500 метр арага йөгерәчәк. Дәрәҗәле кунаклар, ветераннар һәм 10-11 яшьлек кызлар һәм малайлар көчен 1000 метрлы дистанциядә сынаячак. 12-17 яшьлек җиңел атлетлар, шулай ук кимендә 18 яшьлек хатын-кызлар 2000 метр араны буйсындырачак. Кимендә

18 яшьлек ир-егетләр исә 4000 метр арага йөгерәчәк.

Җиңел атлетика узышы Мичурин урамының Октябрь мәйданыннан Чапаев урамына кадәр өлешендә узачак. Ярышлар чорында автотранспорт хәрәкәте чикләнә.

Ярышта катнашуга гаризалар район Хакимиятенең спорт бүлегендә (Октябрь мәйданы, 1, тел. 7-33-52) кабул ителә, аларны шулай ук [email protected] электрон почтасына җибәрергә була. Алдан теркәлергә өлгермәгән булсагыз, моны ярышлар көнендә 9.00 сәгатьтә шәһәр мәйданында эшләргә мөмкин. Үзегез белән табибтан белешмә булу зарур.

Ярышлар 11.00 сәгатьтә Октябрь мәйданында башлана.
Читайте нас в