Анда туймазылылар да чәмле катнашты һәм районның иң лаек кешеләрен сайлады. Халык “Мәдәният һәм сәнгать” бүлегендә – БРның атказанган артисты Ришат Төхфәтуллин, “Җәмәгать эшчәнлеге һәм яшь буында ватанга тугрылык тойгысы тәрбияләү” бүлегендә – өстәмә белем бирү педагогы, Хәтмулла Солтанов исемендәге эзтабарлар берләшмәсе җитәкчесе Юрий Бирюзов, "Спорт һәм физик мәдәният” бүлегендә самбо буенча Европа һәм дөнья чемпионы Лилиана Сәлимҗанова өчен тавыш бирде.