Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән “Туймазының күркәм 100 ихатасы” бәйгесендә районыбызның да дистәләгән халкы катнаша. Үз биләмәләрен бизәү җәһәтеннән бар тырышлыгын эшкә җиккән кандралылар да бу чарага чәмле кушылган. Аларның хыял дөньясы әсәрләндерә – монда әкият каһарманнарын очратырга, чын шарлавык шавын тыңларга була.
Галиевлар гаиләсе җиде ел элек өй котлаткан. Шул вакытта хуҗабикә Әлфинә үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырырга – тылсымлы бакча үстерергә уйлый. Тормыш иптәше Руслан белән алар ихаталарын шарлавык рәвешендәге таш сыннар бизәячәк дип карар итә. Су өч баскыч буенча кечкенә буага агып төшәчәк. Галиевларның бу нияте чынга ашканчы дүрт ел үтеп китә. Алар ирешелгәндә генә туктарга җыенмый.
– Композицияне төгәлләргә кирәк. Биредә күпьеллык үсемлекләр утыртасы, аны тагын да купшырак итәсе бар, – дип планнарын уртаклаша Әлфинә.
Башка якташлар да калышмый. Мәсәлән, Вилдановлар ихатасындагы “буа” буенда пар ләкләк оя корган. Шунда ук корылган басма-күпердә фәрештә, әкәм-төкәм, гөмбә эшләпәсе астында керпеләр урын алган.
Районыбызның башка авылларында күркәм ихаталар байтак. Иске Кандрада яшәүче Сафиннар бакчасында буралган кое янында шаян бака утыра, Первомайда яшәүче Малаховларның куе чәчәклек арасында наян декоратив көчекләр тәгәрәшеп уйный.