Туймазы хәбәрләре
-19 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
5 сентябрь 2019, 12:37

Тормыш ямьле, егетләр!

Районда беренче тапкыр “Казарла” кылыч уйнату ярышлары үтте

“Кылычыңны чыгар! Кис! Тура!” – үткән ялларда Серафимовка стадионында шуның ише әмерләр озак тынмады. Анда Авыл бәйрәме кысаларында “Казарла” кылыч уйнату буенча респуб-лика чемпионаты үтте. Чемпионатның төп максаты – мәдәният һәм спорт өлкәсендә Русия халык-лары гореф-гадәтләрен тергезү һәм үстерү.

Гимнастёрка һәм бишмәт, каракүл кәпәчләр кигән, корыч хәнҗәр-кылычлы таза ир-егетләр һәм үсмерләр “Тымык Дон” фильмы каһарманнарын хәтерләтте. Ярышларда катнашучылар казакларның төгәллек һәм көч таләп иткән кылыч уйнату сәнгәтендә көч сынашырга Уфа, Стәрлетамак шәһәрләреннән, Татарстаннан килгән иде.

Ярыш программасы берничә өлештән торды: кылыч белән бауны яисә чыбыкны билгеләнгән урыннардан чабып өзү; бауга асылган яисә терәккә урнаштырылган чәпне тураклау; кәпәч астыннан чыбыкны чабу. Читтән караганда гына биремнең бер авырлыгы да юктыр кебек тоела – кылычыңны уңга-сулга селтә әйдә, иң мөһиме үткен булсын.

– Нечкәлекләре күп, – ди судья Максим Красиков. – Катнашучы араны үткән вакыт кына түгел, чабылган чәпләр саны да исәпкә алына. Биредә тәҗрибә, күнегүләр зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, кәпәч астыннан чыбык чабу. Метр ярымлы чыбык җиргә кадап куела, аңа киез кәпәч кидерелә. Катлаулылыгы нәрсәдә? Чыбыкны кәпәч астыннан чабып өзгәннән соң кәпәч, “сикереп”, чыбыкның калган өлешенә киелергә тиеш. Яки билге буенча чабып өзүне алыйк. Менә чыбык, – дип дәвам итә казак осталык дәресен. – Аңа бер-берсеннән биш сантиметр ара белән берничә билге сугылган. Чыбыкны нәкъ шушы билгеләр арасыннан чабып өзәргә кирәк.

Бу кадәр җентекле аңлатмадан соң казаклар алышына бөтенләй башка күзлектән карый башладым. Бу сезгә уен эш түгел! Казак өчен кылыч – изге ядкәр. Ярышлардан соң миңа да селтәнеп карарга рөхсәт итәрләр дигән идем. Әмма барысыннан да бер җавап ишеттем: “Уенчык түгел ул. Кылычны кыныннан әмер буенча гына чыгарырга ярый!”

Иң элек кылычларын кыныннан “Кадетлар” төркемендә көч сынашкан кимендә ундүрт яшьлек катнашучылар чыгарды. Егетләр арасында осталык дәрәҗәсе үзенчәлекле билгеләнә. Ул, каратэдагы кебек, билбаулар (темляк) сис-

темасыннан гыйбарәт: башта – ак, аннары – сары, кызыл билбау, барлыгы җиде төс.

Ак билбаулы тәрбияләнүчеләр арасында Серафимовка 1нче мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Алексей Швайковский җиңде. Сары билбау ияләре арасында – шушы мәктәптән 16 яшьлек Никита Өметбаев өстен чыкты.

Өлкәннәр арасында икенче урынга Серафимовка авылы “Орлёнок” балалар-үсмерләр клубының өстәмә белем бирү педагогы 23 яшьлек Роман Белоусов лаек булды. Егет казакларның сугыш сәнгате белән студент елларында мавыгып киткән. Укуын төгәлләп, туган ягына кайткан, үсмерләр клубына эшкә урнашкан, балаларга ватанга тугрылык тәрбиясе бирү белән шөгыльләнә. Әйткәндәй, Алексей белән Никита – аның шәкертләре.

Уфа районыннан 62 яшьлек Сергей Оленичев чемпионатның абсолют җиңүчесе булды һәм ядкәр сыйфатында бүләк бүреген алып кайтып китте.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: