Туймазы хәбәрләре
-19 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
8 август 2019, 11:57

Хезмәт династияләре – гасырдан-гасырга

Уфада гаиләләрдә хезмәт династияләрен тергезү, саклау һәм үстерүгә багышланган беренче республика “Хезмәт елъязмасы” бәйгесенә йомгак ясалды.

Уфада гаиләләрдә хезмәт династияләрен тергезү, саклау һәм үстерүгә багышланган беренче республика “Хезмәт елъязмасы” бәйгесенә йомгак ясалды. Анда катнашырга Башкортстанның 16 район һәм шәһәреннән 36 динас-тия – медицина, мәгариф, янгын каравылы, сәнәгать һәм халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү тармагы вәкилләре тәвәккәлләде.

Безнең районны бәйгедә Кандра, Серафимовка, Бишкурай авылларыннан дүрт династия тәкъдим итте. Сальминнар һәм Максимовлар үзләрен җәмәгать хезмәте күрсәтүгә багышлаган – аларның гаилә вәкилләре Серафимовка акылга зәгыйфь балалар интернат-йортында эшләгән һәм әле дә эшли, аларны тормышка һәм хезмәткә яраклаштыруда зур ярдәм күрсәтә.

Педагог Заһидул-линнарның гомуми хезмәт стажы – 100 ел. Ул, 1986 елда БДУны тәмамлап, Первомай авылы мәктәбендә физика һәм математика укыта башлаган Райнис Рәис улыннан башланган. Шунда ук үзенең булачак тормыш иптәше Лилия Айрат кызын очрата. Аларның өч баласының икесе, шулай ук Лилия Айрат кызының энесе Илнур укытучы һөнәрен сайлаган.

Җиһаншиннар династия-сендә – 18 педагог – укытучы, тәрбиячеләр, югары уку йортлары укытучылары. Аңа 1956 елда Бәләбәй педучилищесын тәмамлап, Мәтәүтамак башлангыч мәктәбенә эшкә килгән Сания Мөхәмәтдин кызы Мөдәрисова нигез салган. Мәгариф тармагында аның балалары, апайлары эшли; сеңлесе һәм ире гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган. Җиһаншиннар респуб-лика бәйгесендә бүләкләнде – алар “Нәтиҗәле эшчәнлек өчен” бүлегендә икенче урын яулады.

Бәйгечеләр турында мәкаләләр БР Гаилә, хезмәт һәм халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү министрлыгының “Башкортстан Республикасының хезмәт династияләре” җыентыгына кертелде.
Читайте нас: