Туймазы хәбәрләре
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
6 август 2019, 12:46

Сабан туе акланындагы алыш

Җегетәк авылы янында хәрби-тарихи фестиваль үтәчәк

Күләмле чара шимбә, 10 августта узачак. Ул 11.00 сәгатьтә спорт ярышлары һәм бию, җыр коллективлары чыгышыннан башланып китәчәк. Аннары сабан туе акланында совет һәм немец гаскәрләренең кыр лагерьлары урнашачак. Рет-

ротехника, шул исәптән данлыклы Т-34 танкы аларга ышанычлылык өстәячәк.

Хәрби-тарихи тергезү нигезен Белоруссияне азат итү өчен совет солдатлары тарафыннан 1944 елда үткәрелгән “Багратион” операциясе алышы тәшкил итә. Ул 14.00 сәгатьтә башлана.

Бәйрәм рок һәм кавер төркемнәре катнашлыгындагы зур концерт белән төгәлләнәчәк.

Фестиваль дәвамында – 9.00-20.00 сәгатьләрдә Җегетәк һәм Каен-Елга авылларына автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк.
Читайте нас: