Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
30 июль 2019, 11:37

Кайсы авыл иң күркәме?

“Башкортстан Республикасы муниципалитет берләшмәләр советы” берлеге халык саны 5000нән артмаган авыллар арасында бәйге үткәрә.

“Башкортстан Респуб-ликасы муниципалитет берләшмәләр советы” берлеге халык саны 5000нән артмаган авыллар арасында бәйге үткәрә.

1 августта башланып, өч бүлектә үтәчәк бәйгедә Туймазы авыллары да катнаша ала. Моның өчен 15 августка кадәр гариза бирергә һәм оештыру комитетына документлар тапшырырга кирәк. Авыл тарихы турында мәгълүмат һәм аның күренекле урыннарының фотоларын теркәү зарур.

Жюри авылның тышкы йөзен генә бәяләп калмаячак, халыкның авыл тормышында катнашуын, авылдашларның интернет-берлекләре булуын, авыл халкының мәдәни йолалар һәм гореф-гадәтләрне саклавын игътибарга алачак.

Тулырак мәгълүмат Берлек сәхифәсендә – asmo-rb.ru.
Читайте нас: