Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
30 июль 2019, 11:53

Аучылык һәм күңел өчен

Үзәк паркта ау этләренең 52нче күргәзмәсе үтте

Чарада иллегә якын токымлы маэмай катнашты – бурзайлар, лайка, ягдтерь-ерлар һәм хәтта Башкортстандагы бердәнбер инглиз спрингер-спаниэле бу. Катнашучылар бөтен республикадан , Татарстан һәм Ырымбур өлкәсеннән килгән.

Чара гадәттәгечә июльнең соңгы якшәмбесендә үткәрелә. Быел жюрига илебезнең төрле шәһәрләреннән, шул исәптән Удмуртия, Ямал-Ненецк автономияле округыннан, бәйсез экспертлар кергән.

– Беренче чиратта этләрнең экстерьерын – тешләрен, борын, колак рәвешен, гомуми халәтен күздән кичерәбез. Бу токымны үзгәрешсез сак-

лау өчен кирәк, – ди экспертларның берсе, Туймазы кинологы Игорь Макушев.

Җиңүгә Татарстаннан ягдтерьер лаек булган. Аның хуҗасына бүләк – аучылар өчен күптармаклы биштәр тапшырылган.
Читайте нас: