Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
18 июль 2019, 11:40

“Багратион” операциясенә 150 реконструктор җыелачак

Район хәрби-тарихи фестивальгә әзерләнә

Бу чара 10 августта Җегетәк авылы янында үтәчәк. Сабан туе акланында совет һәм немец гаскәрләренең кыр лагерьлары корылачак, хәрби техника күргәзмәсе оештырылачак.

Фестивальнең төп вакыйгасы – 1944 елда совет солдатлары тарафыннан Белоруссияне азат итү алышларының берсен хәрби-тарихи тергезү булачак. Пиротехника, миномёт һәм пулемётлар куллану аңа чынбарлык төсмере өстәячәк.

“Багратион” код-ата-малы операциясе юкка гына сайланмаган. Анда якташыбыз – Дан орденының тулы кавалеры, Социалистик Хезмәт Герое Хәтмулла Солтанов катнашкан. Әйтергә кирәк, Туймазы районы эзтабарлар берләшмәсе аның исемен йөртә.

Исегезгә төшерәбез, бу реконструкцияне оештыруга Федерациянең яшьләр эшләре агентлыгы “Бердәм Русиянең Яшь гвардиясе” Башкортстан төбәк бүлекчәсе Туймазы бүлегенә 800 мең сум күләмендә акчалата грант бүлгән.
Читайте нас: