Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
20 июнь 2019, 17:39

“Эх, матур басабыз, җырлап күңел ачабыз”

Туймазылылар Халыкара “Евразия йөрәге” сәнгать фестивалендә катнашты

Республика башкаласында сәнгать фестивале тәмамланды, ул илебезнең төрле төбәкләреннән һәм чит илдән өч меңләп кешене җыйды.

Фестиваль кысаларында милли кием бәйрәме оештырылды. Башкортстанда яшәгән халыклар вәкилләре Мәҗит Гафури исемендәге театрдан Конгресс-холлга кадәр атлады.

Фестивальдә безнең районнан “Ак инәйләр” башкорт хатын-кызлары клубы һәм “Тамга” берләшмәсе әгъзалары, Дуслык һәм Кандра мәдәният йортлары хезмәткәрләре катнашты.
Читайте нас: