Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
11 апрель 2019, 14:18

“Апрель”дә алдынгы булдылар

Серафимовка дуэты республика бәйгесендә Төп бүләккә лаек булган

Уфада республиканың “Апрель” балалар җыр сәнгате бәйгесе үтте, ул Башкортстан Республикасы оештырылуның 100 еллыгына багышланды. Бәйге финалына кимендә 70 башкаручы чыкты. Алар барысы да музыка бәйгесенең читтән торып сайлап алу һәм турыдан-туры тыңлап карау (ул Республика халык иҗаты үзәге мәдәният йортында узды) өлешен үтте.

Вокалчыларны ике төркемгә бүлделәр: дуэтлар һәм аерым җырчылар, алар эстрада һәм халык җыры бүлекләрендә чыгыш ясады. Яшь талантлар өчен бәйге үзен, җырлау осталыгын күрсәтү өстенә танылган җырчылардан киңәш-тәкъдимнәр алу мөмкинлеге дә бирде.

Бәйгенең төп бүләге Серафимовка дуэты – 11 яшьлек Ульяна Трубянова һәм 10 яшьлек Азалия Вәлиуллинага тапшырылды. “Забава” ансамбле кызлары бәйгедә рус халык җырларын башкарды. Һәм беренче секундтан ук бөтен залны әсир итте.

— Чыгышка төрле җырлар әзерләдек, – ди Серафимовка балалар музыка мәктәбе укытучысы, “Забава” ансамбле җитәкчесе Регина Төхфәтшина. – Лирикага бай “Дунули-грянули”ны кызлар акапелла (музыкасыз) башкарды. Шаян “Что во поле, во поляне” җырын башкару өчен “минусовка” кулланды. Өстәвенә, Ульяна белән Азалия үзләре бубен һәм шалтыравыкта уйнап торды.

Җиңү җиңел яуланмады. Чыгыш ясар алдыннан Ульяна аягын имгәтте, без бәйгедә катнашудан баш тартырга да уйлаган идек. Әмма ул бу хакта ишетергә дә теләмәде. Кызлар сәхнәгә чыккач, аның аягы авыртканын беркем дә сизмәде. Алар биеп җырлаганда жюри әгъзалары телефоннарын кабызып, чыгышны видеога яздырып алды хәтта. Соңрак Төп бүләкне безнең кызларга тапшырырга бер тавыштан карар ителүен белдек.

Хәзер киләсе ярышка әзерләнәбез. Февральдә ансамбль “Роснефть йолдызлар кабыза” бәйге-фестивалендә беренче урын яулады. Аның киләсе өлеше майда Уфада үтәчәк. Җиңүче Мәскәүгә чыгыш ясарга барачак.

“Апрель” бәйгесендә Серафимовка музыка мәктәбендә тәрбияләнүче тагын бер кыз уңышлы чыгыш ясаган. Ралина Хөснетдинова (укытучысы Люция Черепанова) үз яшь төркемендә икенче дәрәҗә лауреаты булган.

Собханкул мәдәният йортының яшь артисты Азалия Хәсәншина (җитәкчесе Марина Хәсәншина) өчен иҗат бәйгесе аның туган көненә туры килгән. Бу көнне аңа нибары алты яшь тулган! Яшь булуына карамастан, ул да уңышлы чыгыш ясаган һәм икенче дәрәҗә лауреаты булган.

Собханкул сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре Диана Вәлиева һәм Рената Әхмәтҗанова (укытучылары Елена Шитова) – II һәм III дәрәҗә дипломантлары.

Читайте нас: