Собханкул мәдәният йортында 25 марттан 7 апрельгә кадәр гадәти “Театриум” фестиваль-бәйгесе үтәчәк, анда авыл оешмалары һәм предприятиеләренең үзешчән театр коллективлары катнашачак. Тамашачылар игътибарына театр-сәхнә һәм фольклор тамашалары тәкъдим ителәчәк, агитбригадалар чыгыш ясаячак, хәтта мюзикл булачак!