Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
5 март 2019, 12:39

“Сорауларыма җавапны Мостай Кәрим әсәрләреннән эзлим”

Якташыбыз танылган башкорт шагыйренә багышланган республика бәйгесендә җиңгән

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан аның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Мостай Кәрим – игелек һәм тынычлык җырчысы” республика әдәби-педагогика бәйгесе үтте. “Башкортстан укытучысы” әзерләгән бәйгедә республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 150 педагог катнашты.

Күптән түгел Уфада бәйгегә йомгак ясалды һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үтте. Алар арасында “Заманча мәгариф технологияләре кулланып үткәрелгән алдынгы дәрес” бүлегендә җиңгән Туймазы педагогия колледжы укытучысы Гөлнара Кәримова да бар. Әйтергә кирәк, аның дәрес эшләнмәсе быел “Башкортстан укытучысы” журналында дөнья күрәчәк.

– Мостай Кәрим иҗатына балачактан гашыйк мин, – ди Гөлнара Яхъя кызы. – Минем туып-үскән Зианчура районында башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы, мәктәп директоры булып эшләгән әтием безгә аның әсәрләреннән өзекләр укый иде. Шагыйрьнең шигырьләрен исә яттан белде, хәтта өйдә берәр эш башкарганда сөйли иде аларны. Шуңа күрә күңелсез тоелган бәрәңге яки чөгендер утау бала-чага өчен бәйрәмгә әверелде. Башкорт әдәбиятына мине нәкъ Мостай Кәрим әйдәп алып кергәндер дип уйлыйм. Аның “Озын-озак балачак” әсәре миңа күп тапкыр тормыштагы сорауларыма җавап табарга ярдәм итте.

Гөлнара Яхъя кызы сүзләренә караганда, ул һәр дәресенә җаваплы карый. Әдәбият дәресләренең үзенчәлеге – студентларның эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге. Алар әзергә генә килеп утырырга тиеш түгел. Сорауларга җавапны үзең эзләү кызыклырак та, файдалырак та. Мәсәлән, укучылар Мостай Кәримнең Бөек Ватан сугышы елларында язган шигырьләрен өйрәнгән, аннары шулар буенча язучының сугышчан юлын барлаган – әсәрләрнең язылу вакыты белән ул шул вакытта сугышкан шәһәрләрне чагыштырган.

Якташыбызга җиңүче дипломын һәм бүләкне язучының кызы, Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры Әлфия Кәримова тапшырган.

25 ел гомерен мәгарифкә багышлаган педагог өчен бу беренче генә җиңү түгел. Былтыр ул колледж укытучылары арасында республика һөнәр осталыгы бәйгесенең төбәк өлешендә җиңгән һәм финалга чыккан.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: