Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
19 февраль 2019, 12:12

Сары төснең 50 төсмере

Иҗат йортында район балалар-үсмерләр модасы фестивале үтте

Ел саен яшь модельерлар бәйгесе гүзәллек һәм хыял бәйрәменә әверелә. Бу юлы жюри һәм тамашачы хөкеменә тукымадан гына түгел, кул астындагы полиэтилен, поролон, төргәк кәгазе, чүп капчыклары, ябышкак плёнкалардан үзенчәлекле 20ләп җыелма тәкъдим ителде.


Беренче булып үз иҗатын “ТриНити” мода театры (Балалар (үсмерләр) иҗат йорты) тәкъдим итте. Берләшмә тәрбияләнүчеләре фетрдан тегелгән күлмәк һәм сарафаннарда чыкты. 2нче мәктәп укучылары исә сары төскә өстенлек биргән. 8нче мәктәп укучылары теплоизолон, күн, мамык һәм тукымадан ак һәм көмешсу костюмнарга киенгән.

7нче мәктәп кызлары төрле төсле гуашь белән ак футболкаларга сурәт төшергән. Шаян һәм үзенчәлекле бу – башка андый футболка таба алмыйсың.

Жюрины Әлмөхәмәтовлар гаиләсе таң калдырды. Әниләре Гөлнара Ринат кызы өч дуңгыз баласы костюмнары әзерләгән. Модель сыйфатында балалары – тугыз яшьлек Марсель һәм ике яшьлек Оливия чыгыш ясады.

– Безнең гаиләдә ирем спорт өчен, мин иҗат өчен җаваплы, – ди 8нче мәктәп педагогы Гөлнара Ринат кызы.

Әлмөхәмәтовлар гаиләсе “Family look” бүлегендә җиңү яулады һәм махсус тамашачы сөюе бүләгенә лаек булды. “Авангард и креатив” бүлегендә “ТриНити” мода театры (Балалар (үсмерләр) иҗат йорты) алдынгы. “Этностиль” бүлегендә “Яшь техник” балалар техника иҗаты йортының (Серафимовка) “Настроение жаркой Африки” җыелмасы. “Современное платье” һәм “Я – модельер” бүлекләрендә “Белое солнце пустыни” җыелмасы белән 2нче мәктәп укучылары һәм Кандра 2нче мәктәбе укучысы Камилла Янбухтина җиңү яулады. Ул эскизлар уйлап тапкан һәм алар буенча “Моя творческая гостиная” җыелмасы теккән.
Читайте нас: