Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
11 февраль 2019, 12:46

Иреңә бүләк җый!

“Туймазы хәбәрләре” гәзит укучылар арасында бәйге үткәрә

“Туймазы хәбәрләре” гәзит укучылар арасында бәйге үткәрә


Ватанны саклаучылар көненә бик аз калып бара. Кадерле кешегезне ничек котлау турында уйланырга өлгермәгән булсагыз, гәзитебез сезгә ярдәм итәргә әзер. Моның өчен ул бәйгедә көч сынап карарга тәкъдим итә.

Сезгә котлау открыткасы-пазл җыярга кирәк. Сурәт өлешләре “Туймазы хәбәрләре” гәзитендә рәттән 17, 18, 19, 20нче саннарда басылачак. Игътибарлы гәзит укучылар бер генә өлешне дә күздән яздырмас дип уйлыйбыз. Нәтиҗәдә менә шундый открытка барлыкка киләчәк.

Өлешләрне кисеп алыгыз, ябыштырыгыз һәм әзер открытканы 19 февральгә кадәр гәзит редакциясенә китерегез (яисә салып җибәрегез). Адрес: Туймазы, Мичурин ур., 20б. Исемегезне куярга һәм телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз.

Бәйге җиңүчесе жи-рәбә салу юлы белән билгеләнәчәк. Бәхет елмайган кеше бәйге химаячысы («Хозяин» кибете) бүләгенә ия булачак. Һәм бу бүләкне ул 23 февральдә үзенең “көчле ярына” тапшырачак.
Читайте нас: