Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
11 февраль 2019, 12:42

Әбекәй сандыгы хәзинәләре

“Родина” мәдәният йортында тасвирлы укучыларның, театр-сәхнә тамашалары, агитбригадаларның район бәйгесе үтте

“Родина” мәдәният йортында тасвирлы укучыларның, театр-сәхнә тамашалары, агитбригадаларның район бәйгесе үтте


“Родина” мәдәният йорты оештырган бәйгедә җиңү өчен театр коллективлары, агитбригадалар көч сынашты. Моннан тыш, иҗат бәйгесе 100ләп тасвирлы укучыны җыйды.

Чара республиканың 100 еллыгына багышланды, шуңа да үзешчән артистлар һәм шигырь укучылар үз чыгышларында, тырышып, туган якка мәдхия җырлады. Түбән Троицкий мәдәният йортыннан игезәк Алинә һәм Алёна Галиуллинанар чыгышы әсәрләндерде. Авыл мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары классик шагыйрьләрнең Туган ил турындагы шигырьләрен укыды. Сыйныфташлары Аделина Леонтьева гитара һәм рояльдә уйнады.

Педагогия колледжының беренче курс укучысы Шарора Пулотова “Урал-батыр” эпосыннан рус, башкорт һәм таҗик телләрендә өзек укыды. Эпосны таҗик теленә тәрҗемә итәргә әнисе ярдәм иткән аңа. Аларның уртак эше “Милли рухтагы чагу чыгыш” бүлегендә билгеләнде.

Кандра “Юбилейный” мәдәният һәм спорт йортының “Нур” театр коллективы “Әбием сандыгы” музыка композициясе белән чыгыш ясады. Артистлар сәхнәгә чыкты һәм күптән онытылган, чарлакта тузан җыеп яткан сандыктан халык моңнары агылды кебек. Үзенчәлекле чыгышы нәтиҗәсендә коллектив район бәйгесенең Төп бүләгенә ия булды.

“Юбилейный” мәдәният һәм спорт йортының тагын бер коллективы – “Вакыт алга” агитбригадасы ун агитбригада арасында җиңүче дип танылды.

Театр-сәхнә күренеше өчен беренче урынга Ярмөхәмәт мәдәният йортыннан “Заман” коллективы лаек булды. Ул Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” әсәрен сәхнәләштерде.

Үз төркемнәрендә тасвирлы укучылар арасында Гүзәл Галина (Югары Бишенде), Әминә Нигъмәтуллина (7нче мәктәп), Рәйсә Тәлхина (Кандракүл) җиңде.

Анфиса АИТОВА.
Читайте нас: