Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйгеләр
22 гыйнвар 2019, 10:45

Пималарны күмәкләп чөйделәр

Туймазылылар “Бөтенрусия кар көнен" билгеләде

Туймазылылар “Бөтенрусия кар көнен" билгеләде

Шимбә көнне районда “Бөтенрусия кар көне”н бәйрәм иттеләр, анда 550ләп кеше катнашты. Туймазылыларның чәмлелеге төбәк дәрәҗәсендә билге-ләнде: районыбыз шушы күләмле спорт бәйрәмен үткәрү буенча үзәк республика мәйданчыгы дип танылды, шуңа күрә Русия Спорт министрлыгы барлык катнашучыларга бүләккә чара логотипы сугылган футболкалар өләште.


Бу көнне спорт чаралары ике урында үтте: чаңгы-савыктыру комплексы биләмәсендә – анда укучылар чаңгыда ярышты, предприятие һәм оешма эшчәннәре ГТО тапшырды, шәһәр мәйданыда исә 41 гаилә көч сынашты.

Район Хакимиятенең спорт бүлеге тәкъдиме буенча, ярышларда беренче тапкыр бер баласы белән әти-әниләр (“Спортка мөкиббән гаилә" бүлеге) генә түгел, ике баласы белән әтисе яки әнисе (“Спорт мирасы”) генә дә катнаша алды. Командалар чанада, чаңгыда узышты, хоккейбол уйнады, пима чөйде.

“Спорт мирасы” бүлегендә иң өлкәне – Воздвиженкадан 48 яшьлек Сергей Федотов булып чыкты. Ишле балалы әти

11 яшьлек игезәк уллары Захар һәм Антон белән Собханкул мәктәбе данын яклады. Федотовлар бүләкләнүчеләр исәбенә эләкмәде, әмма киләсе елга гаилә командасының мах бирмәскә исәбе.

Былтыргы уен җиңүчеләре Фазлыйәхмәтовлар (Туймазы 3нче мәктәбе) да “алтын"сыз калды. Алар “Спортка мөкиббән гаилә” бүлегендә әтиләре һәм әниләре белән уллары ярышкан командалар арасында “көмеш” яулады. Бу бүлектә беренче урында – Туймазы 6нчы мәктәбеннән Хафизовлар, өченче урында – Туймазы 4нче мәктәбеннән Закировлар. Әйтергә кирәк, Закировлар кызлар катнашлыгындагы бәйгедә дә көч сынашты – анысы уңышлырак булып чыкты. Кызлары Адэля бу гаиләгә беренче урын китерде. Бу бүлектә икенче урында – Туймазы 3нче мәктәбеннән Мөфтаховлар, өченче урында – Иске Туймазы мәдәният йортыннан Мөхәмәтҗановлар.

“Спорт мирасы” бүлегендә Туймазы 1нче мәктәбеннән Пацель гаиләсе җиңде, икенче урында – Собханкул авыл советыннан Яушевлар, өченче урында – Туймазы 8нче мәктәбеннән Кучумовлар.

Анфиса АИТОВА.

Андрей Лашков фотосы.



Читайте нас: