Туймазы хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
1 сентябрь 2020, 15:55

Капка төбендәге вак таш кесәгә суккан

Шәхси йортның койма буена өелгән төзелеш чималы өчен пенсионерларга штраф язганнар

Редакциягә бер пенсионер ханым шалтыратты һәм капка төбендә ике ай чамасы яткан вак таш өчен ике мең сум штраф салулары уңаеннан канәгатьсезлек белдерде.
– Тормыш иптәшем белән быел капкадан йортка кадәр сукмак салырга булдык. Вак таш кайтарттык, эшчеләр ялладык. Алар бер атна тирәсе эшләде дә гаип булды. Эш тукталды, яңгырлар башланды, алар һаман юк. Кичә исә төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен ике мең сум штраф килгән. Без, картлар, хәзер нишлик, вак ташны чиләкләп ихатага ташыйкмы?
Без хакимият карама-
гындагы идарә җавап-лылыгы комиссиясе рәи-се Илдар Камалетдиновка шалтыраттык. Ул болай дип аңлатты:
– Йорт яны биләмәләрен төзекләндерүгә кагылышлы гамәлдәге кагыйдәләргә ярашлы рәвештә, койма буенда урнаштырылган теләсә нинди әйберне, шул исәптән, төзелеш чималларын, хәтта алар транспорт хәрәкәтенә һәм кешеләргә йөрергә комачауламаган очракта да, урнаштырган көннән алып җиде көн дәвамында гына сакларга рөхсәт ителә. Әгәр җир биләмәсе хуҗасы аларны озаграк вакытка калдырырга ниятләсә, ул йорт яны биләмәсендә төзелеш чималларын саклауга рөхсәт алырга тиеш. Ул түләүсез бирелә. Шәһәр халкы аны – шәһәр биләмәсеннән, авыл халкы авыл советыннан алала. Ул 30 көн дәвамында гамәлдә була.
Әгәр рөхсәт булмаса, чимал исә озак ята икән, БР Идарә җаваплылыгы кодексының 6.3нче мад-дәсенә ярашлы төзелеш чималы хуҗасын идарә җаваплылыгына җәлеп итәчәкләр. Муниципалитет кабул иткән төзекләндерү кагыйдәләреннән тайпылган өчен гади халыкка – 2-3 мең, вазифалы затларга – 10-15 мең, хокукый затларга – 50-100 мең сум күләмендә штраф каралган.
Шәһәрдә даими рәвештә рейдлар үтә, алар барышында төзекләндерүгә кагылышлы кагыйдәләрне бозу очраклары – койма буена өелгән төзелеш чималлары, сүтелгән машиналар, чабылмаган чүп үлән теркәлә. Алар барысы да фотога төшерелә һәм беркетмә төзелә. Әгәр җиде көннән соң бу адрес буенча шул ук хәл күзәтелсә, материаллар идарә җаваплылыгы комиссиясенә тапшырыла һәм тәртип бозучыга хәбәр ителә.
Төзекләндерү кагыйдә-ләре белән шәһәр би-ләмәсенең https://gp-tmz.ru/ рәсми сәхифәсендә танышырга була.
Читайте нас: