Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
1 сентябрь 2020, 15:20

«Эчмә, абзый, йортсыз-җирсез калырсың»

Хәмергә һәвәслеге нәтиҗәсендә туймазылы йортыннан колак кага язган

Эчкән кешенең беркөн килеп гаиләсен, эшен, торагын югалтачагы көн кебек ачык. Бу исемлектәге өстенлекләрне ачыклау катлаулы түгел – кеше гаиләсез, хәтта эшсез дә көн күрә ала, әмма йорт-курасыз калса, упкынга тәгәрәвен көт тә тор.
60 яшьлек туймазылы Валерийның (исемнәр үзгәртелгән – авт. иск.) ике генә үзенчәлеге була: шәһәр читендәге бәләкәй генә йорты һәм тыгынганчы эчү теләге. 2019 елның җәендә бу теләге шулкадәр көчәя ки, ике айга чәркәгә чума ул. Көз көне, бераз ушына килгәч, күңелсез хәбәр җиткерәләр: йорты һәм җир биләмәсе аныкы түгел икән инде хәзер.
Шушы ике айга кагылыш-
лы өзек-өзек хатирәләрен барлый ул – таныш булмаган шешәдәшләрнең йөз чалымнары, наркология диспансеры стеналары (ара-тирә аны бирегә китереп салалар) һәм... күршесе Резеданың даими кереп йөрүе. Аптырашта калган күршесенә тотрыклы милкен сату-алуга кагылышлы килешүгә бер ай элек үз кулы белән имза куюын нәкъ шушы ханым хәбәр итә дә инде. Янәсе, биләмәсе белән йорт – хәзер күршенең улыныкы. «Бәхетле» сатучы бу хатыннан 2,5 миллион сум акча алган, имеш.
Өлгер күршесе аңа бөтен кагыйдәгә туры китереп рәсмиләш-терелгән килешүне күрсәтә. Әмма эшкә кинәт Валерийның ерак туганы кушыла. Ике дә уйламыйча, адвокатларга юллана ул.
– Валерий соңгы айларда бернинди дә алыш-биреш ясарлык хәлдә булмый, – ди адвокат Радик Хәбибуллин. – Моңа инану өчен без наркологларга мөрәҗәгать иттек. Җентекле экспертизадан соң алар безнең дәлилләрне раслады: йорт һәм биләмәне сату-алуга бәйле килешү төзелгән чорда Валерий аларда даими дәвалану үткән. Физик һәм рухи халәте буенча нинди гамәл кылганын аңларлык дәрәҗәдә булмаган. Гади тел белән әйтсәк, ул чорда аңардан “бау үрергә” мөмкин булган – ул бернәрсә аңламаган, шуңа күрә беренче очраган кешегә йөрәген һәм күктәге йолдызларны бүләк итәргә дә әзер булган.
Адвокат тарафыннан башкарылган эш нәтиҗә чыгару мөмкинлеге бирә: РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсе буенча (“Мутлашу”) күрәләтә җинаять кылынган. Өстәвенә, иң авыр 4нче пункт буенча: «Аеруча зур күләмдә оешкан төркем тарафыннан кылынган яисә кешене торак бинага хокукыннан мәхрүм иткән мутлашу гамәле”. Моның өчен күршесе һәм аның улына ун елгача ирегеннән мәхрүм итү һәм саллы штраф яный. Нәтиҗәдә алыш-бирешнең ялган булуын раслау өчен адвокат полициягә, аннары судка тиешле гариза тапшыра.
Әмма уңыш елмайса да, җиңүне бәйрәм итәргә иртәрәк була әле. Бу очракта күршесе җиңел генә алыш-бирештән баш тартырга ризалашыр һәм йорт өчен түләгән 2,5 миллион сумны кайтарып бирүне таләп итәр иде. Валерийның бу акчаны күрмәгән дә булуын исбатлау авыр булачак иде. Һәм адвокатлар башка юлдан китә.
– РФ Гражданнар-процессуаль кодексының 56нчы маддәсенә ярашлы рәвештә, федерация законында башка шартлар каралмаса, һәр як үзе нигезләнгән таләпләргә бәйле шартларны исбатларга тиеш иде, – ди Хәбибуллин. – Шуңа күрә без сатып алучыдан ул көнне акчасы булу-булмауны исбатлауны үтендек. Резеданың акчасы булуны ниндидер түләү кәгазьләре, банк оешмасыннан документ һәм башкалар раслый алыр иде.Ул судка андый дәлилләр китерә алмады. Тиздән суд бу алыш-бирешнең ялган булуы турында карар чыгарды.
Читайте нас: