Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
31 август 2020, 14:25

Сезгә ярдәмгә –финомбудсмен

Финанс вәкиле финанс хезмәтләреннән файдаланучылар хокукларын яклаячак.

Федерациянең 123нче «Финанс хезмәтләреннән файдаланучылар хокуклары буенча вәкил турында»гы законы көченә керде, аның нигезендә финанс оешмалары һәм шушы хезмәтләрдән файдаланучылар арасындагы бәхәсләрне судка кадәр көйләү тәртибе билгеләнгән. Шуңа карамастан, халыкның күбесе бүген дә, мәсәлән, үзләрен микрофинанс оешмалары алдаганда яисә ОСАГО буенча исәпләшмәгәндә нәрсә эшләргә кирәклеген чамаламый. 2021 елга кадәр өлешләп гамәлгә кертелгән законның асылын аңлатуны үтенеп, без БР Туймазы районы һәм шәһәре буенча 2нче суд участогы халык судьясы Гүзәл СОЛОВЬЕВАга мөрәҗәгать иттек.
– Гүзәл Илдаровна, ачык-лык кертик әле – финанс хезмәтләреннән файдаланучы – кем ул?
– Финанс оешмалары, мәсәлән, страховка компанияләре яисә кредит оешмалары хезмәтләрен сатып алучы яисә кулланучы кеше ул.
– Димәк, хәзер һәр кулланучы бәхәсле хәл туганда башта финомбудсменга мөрәҗәгать итәргә тиеш?
– 2019 елның 1 июненнән финанс вәкиленә судка кадәр мәҗбүри мөрәҗәгать итү тәртибе транспорт чараларына бәйле килешүләр нигезендә туган (ОСАГО, ДСАГО, КАСКО); 2019 елның 28 ноябреннән – страховкалауның башка төрләре буенча; 2020 елның 1 гыйнварыннан – микрофинанс оешмаларына карата; 2021 елның 1 гыйнварыннан – кредит-кулланучылар кооперативлары, ломбардлар, кредит оешмалары, дәүләттән тыш пенсия фондларына карата кулланыла.
– Финанс оешмалары белән нинди бәхәсләр ешрак туа?
– ОСАГО килешүләре нәтиҗәсендә туган йөкләмәләр буенча.
– Финанс вәкиле хезмәте тикшергән милек таләпләре буенча анык бәя нинди?
– Андый таләпләр бәясе 500 мең сумнан артмаска тиеш, әмма ОСАГО килешүләре буенча таләпләр бәясе чикләнмәгән.
– Кеше үз таләпләре белән финомбудсменга ни рәвешле мөрәҗәгать итә ала?
– Финанс вәкиленең рәсми сәхифәсендә (https://finombudsman.ru/) мөрәҗәгать үрнәге бар, аны таләпләреңне раслау өчен сканлаштырылган документларны беркетеп тутырырга була. Яисә почта аша язма мөрәҗәгать юлларга мөмкин.
– Финомбудсмен карар чыгарган, әмма кулланучы риза түгел. Аңа арытабан нәрсә эшләргә – судка мөрәҗәгать итәргәме?
– Кулланучының финанс вәкиленә судка кадәр мәҗбүри мөрәҗәгать тәртибе финанс вәкиле тарафыннан карар кабул ителгән очракта гына түгел, мөрәҗәгатьне карау туктатылган, мөрәҗәгатьне кабул итүдән баш тартылган очракта да үтәлгән дип исәпләнә. Бу очракта финанс хезмәте алучы финанс вәкиленә һәр мөрәҗәгатьнең суд тара-
фыннан мәҗбүри судка ка-
дәр мөрәҗәгать тәртибен үтәү буларак кабул ителмәвен аңларга тиеш. Мәсәлән, финанс хезмәтләре алучы үз мөрәҗәгатен кире какса, таләпләреннән баш тартса, алдан финанс оешмасына дәгъва белдермәсә, мөрәҗәгатьне тиешле дәрәҗәдә тутырмаса, тиешле доукментлар тапшырмаса, финанс хезмәтләрен алучының таләпләре РФ гражданлык-процессуаль кодексының 222нче маддәсе нигезендә суд тарафыннан каралмаячак.
Фото: riastrela.ru
Читайте нас: