Туймазы хәбәрләре
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
9 июль 2020, 14:20

Исәнме, әти…

Ир-узаманның вафатыннан соң бер ел чамасы узгач, адвокатлар аның улы барлыгын исбатлый алган

Туймазыдан Николай Н. (исемнәр үзгәртелде) хатыны Лариса белән озак еллар законлы никахта яши, кызлары туа. Берничә ай элек 54 яшьлек Николай вафат була. Варислыкны билгели башлагач, хатыны һәм кызыннан тыш милеккә 21 яшьлек Роман С.ның да дәгъва итүе ачыклана.
Яшь кеше үзенең өлешен таләп итәргә тулы хокукы булуын белдерә. Ул үзенең Николай Лариса белән мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән чорда тууын хәбәр итә. Шуңа күрә метрикага әтисенең исеме әнисе сүзләре буенча язылган. Өстәвенә, яшь кеше Николайның гомере буе аны улы итеп тануын ассызыклый. Алар яхшы мөнәсәбәттә була, бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәрне бергә билгели. Моннан тыш, Николай Романның әнисенә матди ярдәм күрсәтә, аларга кием, азык-төлек, көнкүреш техникасы сатып ала, фатирын ремонтлаша, улына кулакча бирә. Әмма Лариса бу таләпләр белән килешмәвен, законлы иренең улы булуын беренче тапкыр ишетүен әйтә. Бу сүзләрне аның ахирәте дә раслый. Ул Н.ның гаиләсе белән күптән дус булуын, бергә берничә тапкыр диңгезгә баруларын белдерә. Дусларының кызы гына барлыгын, читтә улы булуын беренче тапкыр ишетүен раслый.
Икенче шаһит та шуны ук сөйли. Николай белән техникумда укыганда таныша ул. Соңрак, дусты өйләнгәч, гаиләләр ялларын бергә үткәрә. Бакча йортлары да якында гына урнашкан хәтта. Әмма Николайның улы булу турында хәбәрдар түгел икән.
Мондый очракларда суд РФ Гаилә кодексының 49нчы маддәсенә нигезләнә. Анда «никахта тормаган ата-ананың баласы туса һәм аларның уртак гаризасы яисә баланың әтисенең гаризасы булмаса (Кодексның 48нче маддәсе 4нче өлеше), баланың анык заттан тууы (атасы) әтисе яисә әнисенең берсенең, ба-ланың опекуны (попечителе) яисә аны тәрбиягә алучының, шулай ук балигъ булган баланың гаризасы буенча суд тарафыннан билгеләнә. Биредә суд баланың анык заттан тууын раслаган барлык дәлилләрне дә игътибарга ала». Бу – яклар һәм өченче затларның аңлатмалары, шаһитлар күрсәтмәсе, язма һәм анык дәлилләр, аудио һәм видеоязмалар, белгечләр нәтиҗәсе.
Яшь кешенең мәнфәгатьләрен яклаган «Защита» адвокатлар конторасы мәгълүматлары буенча, Роман судка фотоматериаллар, әтисенең җәмәгать челтәрендәге, телефон аша сөйләшкәнне раслаган язмаларын, төрле товарлар сатып алуга чек һәм квитанцияләр тәкъдим иткән.
Романның моның җитәрлек дәлил булуын аңлаган адвокатлары суд молекуляр-генетика экспертизасы үткәрүне таләп иткән. Баксаң, кеше үлгәннән соң моргта берникадәр вакыт аның биоматериаллары саклана икән, мондый очракларда алар хакыйкатьне расларга ярдәм итә дә инде. Экспертиза Романның 99,9999 процентка Николайның улы булуын күрсәтә!
Шушы мәгълүматларга, шулай ук Николайның Роман һәм аның әнисе белән төшкән фотолары һәм язмаларына нигезләнеп, суд нәтиҗә ясый – Николайның Романның әтисе булуы раслана.
Хәзер Роман рәсми рәвештә әтиле булган. Яңа туганнар, бөтен ачу-үпкәләрне онытып, уртак тел табар дип ышанасы килә. Ахырда вафат булган ирнең кызының абыйсы, Романның исә сеңлесе пәйда була ич. Һәм бу дәлилне хәзер берничек тә кире кагып булмый.
Читайте нас: