Туймазы хәбәрләре
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
2 март 2020, 16:45

Законга буйсынып яшәүче кеше

Паспортын югалткан туймазылы "бәхетле" займ иясенә әверелгән

Бүген күпләребез кредит исәбенә яши. Банк чираттагы займны бирүдән баш тартса, кайгырасы түгел – ишеге шәрран ачык микрофинанс оешмалары адым саен. Акча аласың икән инде, телисеңме-юкмы – түлә. Әмма документ буенча акча бирелгән, син исә аларны бөтенләй күрмәгән очракта нишләргә? Тәҗрибәдән күренүенчә, андый хәлләр дә була.
Көннәрдән бер көнне Туймазыда яшәүче Н. үзенең почта тартмасыннан судка чакыру табып ала. Конвертны кулында әйләндереп, ул закон белән аңлашылмаучылык очрагын хәтерләргә тырыша. Әмма юкка – андый хәл булмый: Н. салымнарны вакытында түли, хәтта машинасын дөрес урында калдырмаган өчен бер тапкыр да штрафка тарттырылмаган. Җитди әйберләр турында сүз дә булырга мөмкин түгел.
Конвертны ачып, күз йөртеп чыккач, Н. үз күз-ләренә үзе ышанмый – хатта аның бер микрофинанс оешмасына саллы гына бурычы булуы турында хәбәр ителә. Анда шалтыраткач, шундый җавап ишетә: сигез ел элек ул алардан займ сорап мөрәҗәгать иткән һәм 200 мең сум акча алган. Хәзер исә бурычны кайтарыр вакыт җиткән. Җитмәсә, күзгә күренмәгән әңгәмәдәш аларда аның имзасы, паспорт күчермәсе һәм фотосы белән раслаучы документлар булуын ассызыклый.
Н. берничә көн дәвамында узган еллар вакыйгаларын хәтерләргә тырышып йөри. Әмма берни аңламый һәм туп-туры хокук сакчыларына юл тота.
– Ул бервакытта да займ алырга финанс оешмасына мөрәҗәгать итмәвен раслады, – ди адвокат Радик Хәбибуллин. – Бездә дә аның сүзләренең дөреслегенә ышанмаска бернинди нигез дә юк иде. Бераз вакыттан соң без элемтәгә кергән микрофинанс оешмасында да үз сүзләрендә каты тордылар – безгә мөрәҗәгать иткән кеше берничә ел элек алардан акча алган һәм, процентлар арта-арта, аларга шактый бурычы тупланган.
Без аптырашта калдык. Сигез ел элек булган вакыйгаларны җентекләп тергезгәнчегә кадәр. Тиздән кызыклы дәлил ачыкланды – шул чорда Н. паспортын югалткан. Законга буйсынып яшәүче кеше буларак, ул тиз арада тиешле оешмаларга хәбәр иткән һәм тиздән шәхесен ачыклаучы яңа таныклык алган. Шуңа күрә бу югалтуга бик исе китмәгән. Әмма без вакыйганың асылына төшенә башладык.
Адвокат Эчке эшләр министрлыгы һәм Федерациянең Миграция хезмәте идарәсенә гаризалар юллый, алар Н.ның паспортын югалтуын раслый. Аннары микрофинанс оешмасыннан Н.ның кредит алуын раслаган документларны таләп итә. Документлар белән танышу Н.ның гаепсез икәнен раслый – фотоларда бөтенләй икенче ир була. Соңрак язуга экспертиза үткәрү дә документларда куелган имзаның Н.ныкы булмавын күрсәтә. Әмма паспорт мәгълүматлары дөрес, димәк, мут бәндәләр кредитны югалган документ нигезендә алган. Шулай итеп эш закон нигезендә яшәгән туймазылы файдасына төгәлләнә. Аның бурычларын гамәлдән чыгаралар, һәм хәзер аның закон алдында намусы саф.
– Тик һәркем шундый очракка тап булырга мөмкин, – ди Хәбибуллин. – Шуңа күрә паспортыгызны югалткан очракта иң беренче чиратта полициягә хәбәр итегез. Югалган документ нигезендә явыз бәндәләр кредит рәсмиләштереп өлгерсә, янә полициягә барыгыз – бу юлы мутлык турында гариза белән. Гадәттә, мутлык очрагы расланса, каза күргән яктан беркем дә бернәрсә дә таләп итәргә тиеш түгел.
Читайте нас: