Кайвакыт рекламада аеруча әрсез хокук сакчыларының 100 процент уңай нәтиҗә булачак дигән вәгъдәләре күзгә ташлана. Моның күрәләтә алдак булуы аңлашыладыр инде: дөньяда бөтен эшләрен дә отышлы үткәргән бер генә адвокат та юк. Аларның һәркайсының клиентларына: «Гафу итегез, бер ничек тә ярдәм итә алмыйм», – дип әйтергә мәҗбүр чак-лары була. Мондый җавап өчен сәбәпләр күп түгел, югыйсә. Бик еш кына бу белгечнең һөнәр дәрәҗәсе, осталыгы түбән булуга яисә булачак клиент тарафыннан җибәрелгән хата һәм ялгышлар нәтиҗәсендә гаделлекне кайтарып булмаячагына ишарә итә.
Вакыт – акча
Күптән түгел гәзиткә катлаулы тормыш шартларында калган Серафимовкада яшәүче 83 яшьлек Альбина Мәсгуть кызы (исемнәр үзгәртелде – авт. иск.) мөрәҗәгать итте. 40 елдан артык ире белән шәхси йортлар төбәгендәге иске генә агач йортында гомер иткән ул. Ирле-хатынлы байтак акча туплап, йортларын яңартмакчы булган алар. Әмма бу вакытта Себердән кызы белән кияве кайтып төшкән һәм әти-әниләренә үзара кулай тәкъдим ясаган – сез йортыгызны, җир биләмәгезне безнең улыбызга бүләк итәсез, ә без сезне соңгы көнегезгә кадәр кадер-хөрмәттә яшәтәчәкбез, имеш.
Әйткән сүз – аткан ук. Мондый мөнәсәбәттән күңелләре тулган әти-әни оныкларына бүләк итү килешүе рәсмиләштергән. Балалары биләмәдә ике катлы йорт салып, әти-әниләре өчен анда аерым, уңайлы бүлмә дә вәгъдә иткәч, җыйган бар акчасын чыгарып салган. Өстәвенә, үз почмакларын булдыру эшен тизләтү өчен, ерак туганнарыннан бурычка 300 мең сум акча да алып торган.
Әмма йорт салынып беткәч, яшьләрне алмаштырып куйганнармени – алар әти-әнисен йортка кертергә теләмәгән. Ике ел элек Альбина Мәсгуть кызы ирен җирләгән һәм хәзер иске йортында бер хокуксыз көн күрә. Һәм гаделлек юллап, төрле оешма бусаларын таптый.
– Бу очракта дәгъва гаризасы тапшыру вакыты үткән. Бүләк итү килешүе көченә биш ел элек кергән, хәзер аны бәхәскә куеп, милекне кире алу катлаулы, – ди “Защита” адвокатлар коллегиясе оешмасының адвокат ярдәмчесе Юлия Алёхина. – Шулай да гаделлек тантана итәчәгенә аз булса да өмет бар. Әмма шуны да аңларга кирәк, гаделлекне кайтару бу очракта күп вакытны, акчаны һәм җан тынычлыгын алачак. Аның уңышлы тәмамлануы да икеле.
Кеше үзенең хокуклары бозылуын аңлау белән эш итә башларга тиеш. Бу очракта өлкән кешеләргә бүләк итү килешүе түгел, рента килешүе төзетергә кирәк иде. Өлкәннәр өчен иң уңышлы юл бу. Алар гомер буе тиешле хезмәт тупланмасыннан файдаланачак: акча, азык-төлек, дарулар, рента түләүче исә соңыннан тотрыклы милек хуҗасы булып калыр иде. Мондый килешүнең нәтиҗәлелеге шунда: өлкән кешеләр теләсә кайсы вакытта рента килешүеннән баш тартып, милек хуҗасы хокукларын тергезә ала.
Күрше хакы – үгез
Районыбызда яшәүче Виктор Н. хәбәрчебезгә бәян иткән тарихны да мисалга китерәбез. Ул байтак еллар кечкенә авылда яши. Гадәттәгечә, күршеләр арасында койма шартлы рәвештә генә була. Шул койма булмау низаг чыгуга китерә дә инде. Берничә ай элек Викторның үгезе күрше бакчасына кереп, соңгысының сүзләре буенча, сортлы груша үсентесен ашый. Моны күреп калган хуҗа, таяк алып, күршесенең үгезенә тондыра. Шулкадәр көчле була бу сугу, кичкә мал җан тәслим кыла. Гаделлек юллап, үгез хуҗасы исә бары тик бүген генә мөрәҗәгать итә.
– Вакытның заяга узуы күрәләтә, – дип дәвам итә Алёхина. – Үгез хуҗасына шунда ук хокук иминлеге оешмасы вәкилләрен чакыртырга кирәк булган. Бу очракта алар ике якның да дәлилләрен тыңлап, шаһитлардан сорау алып, тиешле беркетмә төзергә тиеш. Әгәр күршесе малга бармак белән дә тимәдем дип барса, шаһитлар бул-
маган очракта да, әлеге низагны теркәгән беркетмә булачак. Аның нигезендә без эшне ахырына җиткереп,
РФ Җинаятьләр кодексы-ның 167нче “Милеккә күрәләтә зыян салу яисә юк итү” маддәсе буенча, (җәзасы 40 мең сумгача штраф, яисә 2 елгача иректән мәхрүм итү), яисә РФ Җинаятьләр кодексының 245нче маддәсе “Хайваннарга карата явыз мөнәсәбәт” (җәзасы 80 мең сумгача штраф, яисә 3-5 елгача иректән мәхрүм итү) буенча гаделлекне кайтара алыр идек. Шулардан башка, кызганычка, судка мөрәҗәгать итү өчен нигез юк.
Әйткәндәй, күптән түгел безгә улын эт тешләгән ханым мөрәҗәгать итте. Беркетмә төзелде һәм эт хуҗасы идарә җаваплылыгына җәлеп ителде. Аңардан суд аша рухи зыян өчен компенсация һәм дәвалануга киткән акчаны түләттеләр.