“Элекке ирем ике ел инде балабызга алимент түләми. Сөйләшеп тә карадым, әрләп тә – файдасы булмады. Шул рәвешле хокук бозган өчен кешегә җинаять җаваплылыгы яный дип ишеткән идем. Моның өчен нәрсә эшләргә? С.”
Светлана Федотова җавап бирә:
– Алимент түләмәгән кешегә идарә җавап-лылыгы, бу да ярдәм итмәсә, җинаять җаваплылыгы яный. Күптән түгел явыз рәвештә алимент түләүдән тайпылган кешеләргә карата кузгатылган җинаять эшләрен карау район судына йөкләтелде. Шуңа карамастан, РФ Идарә җаваплылыгы кодексының 5.35.1нче маддәсе кысаларында халык судьясы аларның тормышын шактый катлауландыра ала.
Бу хат авторының гамәлләре түбәндәгечә төзелергә тиеш. Башта ханым баланың әтисенә аны ирекле нигездә асрарга-тәэмин итәргә тәкъдим итә. Бу ярдәм итмәсә, судка мөрәҗәгать итү зарур. Җавап тотучыны биредә алынган суд приказы (яисә суд карары) белән таныштырырга кирәк. Димәк, аңа янә бер тапкыр суд приказы нигезендә ирекле рәвештә алимент түләү мөмкинлеге бирелә. Ул бу юлы да түләүдән баш тартса, дәгъва итүче мәҗбүри үтәтү өчен приказ (карар) белән суд приставлары хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Бу документ һәм гариза нигезендә суд приставлары хезмәте өч тәүлек эчендә үтәтү эше кузгата. Бурычлы эшли икән, үтәтү документы аның эш урынына җибәрелә. Эшсез булса – аңа бурычын мөстәкыйль түләү мөмкинлеге бирелә. Ул моны эшләмәсә, идарә җаваплылыгы эше кузгатыла.
Кеше алимент түләмәсә, приставлар аңа карата:
махсус таныклыктан файдалануны вакытлыча чикләү (транспорт чарасына идарә итү);
бурычлының милкен, шул исәптән акчасын юллау;
Русия Федерация-сеннән чыгуны чикләү ише мәҗбүри чаралар куллана ала.
Бу да ярдәм итми һәм алимент кимендә ике ай түләнми икән – суд 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яисә 10-15 тәүлеккә идарә җаваплылыгы аресты билгели ала. Бу чараларның да нәтиҗәсе булмаса, һәм кеше алимент түләүдән тайпылуны дәвам итсә, аңа карата җинаять эше кузгатыла.
Әлбәттә, һәр очрак аерым карала. Бер очракта баланың әтисе элекке хатынына баласын тәрбияләү өчен даими акча биреп барган, әмма соңыннан моны берничек тә исбатлый алмаган. Яисә баласына кием, азык-төлек сатып алган һәм үзенең бурычы үтәлгән дип исәпләгән. Әмма бераздан дәгъвачы җыелып килгән бурычны түләттерү өчен судка мөрәҗәгать иткән.
Кире очраклар да була, җавап тотучы түләмәс өчен теләсә нинди хөсетлек эшли. Мәсәлән, үзен эшсез дип танырга маташа. Әмма моның нәтиҗәсе аянычлы булырга мөмкин. Чөнки бу очракта алимент күләме анык хезмәт хакыннан түгел, Русия буенча уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә. Ул исә бүген 42 мең сум тәшкил итә.
Икенче очрак – түләү күләмен киметү өчен кеше аз акчалы эшкә урнаша. Тәҗрибәмдә шундый очракка тап булдым, саллы керем алган шәхси эшкуар судка алимент күләмен киметү турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Моңа кадәр ул ШЭ буларак исәптән төшә, кәсебен туганнары исеменә рәсмиләштерә һәм түбән хезмәт хакына анда эшкә урнаша. Әмма аңа алиментын киметергә рөхсәт итмәделәр. Чөнки суд өчен хезмәт хакы турындагы белешмә генә аз – без якларның матди хәлен тулырак ачыкларга тырышабыз. Җавап тотучы исә берничә кыйммәтле транспорт чарасына ия иде. Тормыш рәвеше дә шушы хезмәт хакына туры килмәде.
Тоташ алганда, шундый ата-аналарга каршы закон йомшарды. Былтыр августка кадәр алиментын вакытында түләмәгән кешегә көненә 0,5% тоткарлык-неустойка яный иде. Нәтиҗәдә бурыч кайчак йөзләрчә, миллионнарча сумга җитте. Әмма законнардагы үзгәрешләр нәтиҗәсендә ул 0,1 процентка кадәр киметелде. Өстәвенә, суд бурычлы затның матди һәм/яисә гаилә хәлен исәпкә алып, неустойка күләмен киметә алуы әйтелгән.
Бу беренче чиратта балалар иминлеге хакына эшләнә. Кешенең теләсә нинди юл белән финанс йөкләмәләреннән качуына юл куймау зарур. Ул үз баласын асрау-тәэмин бурычын намуслы үтәсен.