Туймазы хәбәрләре
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
11 ноябрь 2019, 19:07

Варя Синичкина кебек буласым килде

Подполковник Эльвира Садыйкова дәлилләр туплау бүлегендә 23 ел эшли

– Төбәк полициясе «аксакалы» мин, – дип елмаеп бәян итә Эльвира Фәнис кызы, – бездә бу кадәр стажлы кешеләр санаулы.

Милиционер булырга бәләкәйдән үк карар иттем. “Место встречи изменить нельзя” фильмындагы бер күренеш гомергә хәтергә уелып калган: кече сержант Варя Синичкина ташлап калдырылган имчәк баласын коткара. Шушы максаттан чыгып, 19 ел элек юридик колледжны тәмамлагач, Туймазы шәһәр-район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсенә килдем, әмма штат тулы иде. Дәлилләр туплау бүлегендә урын тәкъдим иттеләр. Әни ахыргача баш тартырга үгетләде, әти хуп-лады. Мине җинаятьчеләр баштагы мәлдә чынга да алмады!

Безнең бүлектә 19 кеше, шуның 13е гүзәл зат вәкиле. Без зур булмаган һәм уртача авырлыктагы җинаять эшләрен тикшерәбез: урлашулар, наркотик саклау, көнкүрештәге җинаятьләр. Эш көне нормага ярашлы түгел, ягъни көннең яки төннең теләсә кайсы вакытында эшкә чакыртулары ихтимал, шуңа күрә телефон һәрчак кул астында. Ярый әле ирем дә полициядә хезмәт иткән, минем эшемне белә, хәлемә керә.

– Полиция хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? – дип уйга кала Эльвира Фәнис кызы. – Беренче чиратта әдәпле, намуслы, кешелекле булырга тиеш. Дәлилләр туплаучы эшен психолог һөнәренә тиңләргә була. Һәр кешегә ачкыч яратырга кирәк. Бездәге кешеләр акчага була йөрми биредә. Табиб һәм укытучы һөнәрендәге кебек, полициядә хезмәт итү тормыш рәвешенә әверелергә тиеш. Шәхсән үзем эшемне яратам, югыйсә өч ел элек пенсиягә дә китә алыр идем.

Андый адым ясарга туры килсә инде – сәяхәтләр тармагында эшләргә телим. Сәяхәт итәргә яратам. Ирем белән ел саен автомобильдә Русия һәм якын чит илләр буенча чыгып китәбез. Алдан ук маршрут билгелибез, күренекле урыннар исемлеген төзибез, интернет аша кунакханә сөйләшәбез һәм юлга! Быел, мәсәлән, Ереванда булдык. Искиткеч матур шәһәр, кешеләре ачык, кунакчыл.

Эльвира Фәнис кызы чәмле кеше, фитнес белән шөгыльләнә, күптән түгел үзе өчен яңа мавыгу тапкан – акрил буяулар белән сурәт ясый. Бу очраклы осталык дәресеннән башланды ди. Аннары бирелеп китә, хәзер бөтен буш вакытын мольберт каршында үткәрә.
Читайте нас: