Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Дождь
Кеше һәм закон
11 Ноября 2019, 08:18

Тикшерү кәсебе нечкәлекләре

Туймазының җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлеге хезмәткәрләре җинаятьчене тавышы буенча исәпләп чыгарган һәм кулга алган

Былтыр Русиянең җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлеге бер гасырлык юбилеен билгеләде. Йөз елда бүлек хезмәткәрләренең вазифа-бурычлары асылда үзгәрмәгән. Алар элеккечә урлашу, талау һәм башка җинаять эшләрен тикшерә, бандитларны эзләп таба һәм тоткарлый. Шул ук вакытта үз эшен лаек һәм кыю башкара. Бу сүзләр полициянең өлкән махсус хезмәткәрләре Салават Хәйруллин һәм Илдар Ибраһимовка да кагыла.

Җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлеге атыш, һөҗүм, эзәрлекләүләргә һәрвакыт әзер булырга тиеш. Көне-сәгате белән. Хыялыйлык аз бу өлкәдә, аның каравы, хәвеф, нервлар какшау – артыгы белән. Аларны бу тармакта нәрсә тота соң: саллы хезмәт хакымы, ыспай формамы, батырлык кылу мөмкинлегеме һәм шул рәвешле ким дигәндә бөтен районга танылумы?

– Юк инде! – дип елмая оперлар. – Бирегә эшкә килгәндә, хезмәт хакы кечкенә иде, дан-шөһрәт турында башка да кереп карамады. Полициягә килгәндә япь-яшь идек, киләчәккә планнар кормадык. Хәер, җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлегенә килеп эләгүебезнең тарихы һәркайсыбызның үзгә.

Салават Айрат улының абыйсы Рафаэль биредә байтак еллар эшли. Үз эшенең остасы буларак таныла, яшьләр өчен тәҗрибәле остаз була. Шуңа күрә энекәшен дә катлаулы һөнәр нечкәлекләренә төшендерергә, күнекмә, осталыгын тапшырырга теләп, үзе янына ала. Рафаэль Айрат улы пенсиядә инде хәзер, Салават Айрат улы исә 12 ел үз эшенә тугры хезмәт итә.

Аның кулдашы Илдар Әхкәметдин улы полициягә 2003 елда килгән, участок вәкиле булган. Эшкә беренче көннән үк баштанаяк чумган. Аның исеме бик еш җинаятьләрне ачу буенча алдынгылар исәбендә телгә алынган. Җитәкчеләр мондый булдыклы хезмәткәрне шундук игътибарга алып, алты ел элек Ибраһимовны җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлегенә күчергән.

Егетләр монда да сынатмаган. Яңа гына булган бер вакыйга – Ленин проспектындагы “Центрофинанс” микрозаймнар бирү офисына талау максатында һөҗүм итү. Явыз бәндә бинага килеп керә һәм, пычак белән янап, хезмәткәрдән акча таләп итә. Курыккан ханым талаучыга 30 мең сум акчаны тоттыра. Хәйруллин белән Ибраһимов та кергән махсус тикшерү төркеме бу бәндәне ике көндә табып, коралсызландырган. Югары Бишенде авылыннан 28 яшьлек ир булып чыккан ул. Кызык, каракны бердәнбер билге – видеокүзәтү камерасына язылган тавышы буенча ачыклаганнар. Җинаятьче ике тапкыр җаваплылыкка җәлеп ителгән булган, шуңа күрә тәҗрибәле хезмәткәрләр тавышы буенча аны шундук таныган. Озакламый аны кулга алганнар һәм ул гаебен таныган.

Әңгәмә барышында алардан бүгенге җинаятьчене тасвирлап бирүләрен үтенәм. Хезмәттәшләр бертавыштан диярлек җавап бирә: “Хәйләкәр, законны белә, оятсыз, дорфа”. Әмма безнең данлыклы полиция дә төшеп калганнардан түгел. Мондагы хезмәткәрләр сайлап алынган кебек – куркусыз, зирәк, үҗәт.

– Соңгы вакытта интернет-мутлашу очраклары артты. Халык таныш булмаган телефон номерларыннан килгән СМСларга ышанмаска, беркемгә дә банк картасы саннарын әйтмәскә дип күпме кисәтелүгә карамастан, кешеләр барыбер җинаятьчеләр ятьмәсенә эләгә. Интернет-кибетләр аша товарга заказ биреп, товарсыз да, акчасыз да калган очраклар байтак. Чөнки андый кибет гомумән юк, – дип зарлана тикшерүчеләр.

Җинаятьчеләрнең эш графигы юк, шуңа күрә Илдар Әхкәметдин улы белән Салават Айрат улының да эш көне кысаларга сыймый. Аларның телефоннары ялларда да, бәйрәм көннәрендә дә тынмый. Әмма безнең каһарманнар эшеннән зарланмый. Җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлеге җитәкчесе Денис Габдрәхимов кул астындагы барлык 25 хезмәткәр дә шундый: җаваплы, төгәл, беренче чиратта үзенә карата таләпчән. “Биләгән вазифасына карамастан, Денис Илгиз улы тыйнак, әдәпле, тәрбияле. Аның өчен бүлегебез – икенче гаиләсе, шуңа күрә ул аның өчен чын калкан”, – ди полиция вәкилләре.

Салават Хәйруллин белән Илдар Ибраһимов тырыш хезмәте белән генә алдырмый. Алар тормышта искиткеч гаилә башлыклары да. Икесе дә ишле әти. Гаиләләре белән дус-тату яшиләр, ялларын да бергә үткәрәләр: балыкка йөриләр, балалары белән уйныйлар, хатыннарына кыр чәчәкләре бүләк итәләр. Яллары төгәлләнгәч, янә эштә алар. Иманыбыз камил – алар сынатмаячак.
Читайте нас