Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Облачно
Кеше һәм закон
8 Октября 2019, 11:13

Хокук бозучылар “Ятьмә”гә эләккән

Туймазы районында шартлы “Ятьмә” исеме астында махсус чара үтте

Үткән җомгада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Фабрика урамының шәһәрдән чыккан өлешендә профилактика тикшерүе үткәрде. Алар белән бергә полициянең җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлеге хезмәткәрләре, икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге белгечләре, маэмай белән кинолог та эшләде.

– Әлеге рейдларның төп бурычы – хокук бозучыларны ачыклау: исерек шофёрларны, таныклыксыз автомобильчеләрне, автомобильдә балаларны йөртү, башка юл-хәрәкәт кагыйдәләреннән тайпылучыларны ачыклау, – диде Русия Эчке эшләр министрлыгының Туймазы районы бүлеге ДЮХИИ бүлекчәсе начальнигы Флорид Мөхәмәтов. – Без шулай ук транспортны наркотиклар булу-булмауга да тикшердек. Моның өчен Октябрьский шәһәреннән кинолог чакырттык.

Төштән соң караңгы төнгә кадәр алты машина хокук бозучыларны ачык-лады.

– Юлларда барлык хезмәтләр катнашлыгында үткән күләмле тикшерү чаралары районда әледән-әле оештырыла, – ди Флорид Мөхәмәтов. – Әмма профилактика рейдлары исә атна саен үтә.

Бу юлы рейд барышында йөздән артык машина тикшерелгән, 35 хокук бозу беркетмәсе төзелгән. Атап әйткәндә, өч кеше руль артында исерек килеш тотылган, җиде машинада балалар кәнәфие булмаган.

Мон-Амур атлы алты яшьлек маэмай да тырышып эшләгән. Полиция майоры, өлкән инспектор-кинолог Данил Вәлиуллин кул астында ул машиналарны наркотик булу-булмауга тикшергән. Бу көнне автомобильләрдә тыелган матдәләр ачыкланмаган.

Татьяна ЛИ.
Читайте нас