Туймазы хәбәрләре
-14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
23 сентябрь 2019, 12:45

Түләргә тиеш

Туймазылы 300 мең сум штрафны тулысынча кайтарган

Бер шәхси предприятие баш директоры урынбасары вазифасын биләгән 38 яшьлек ир скважина-коелар казу өчен 1,7 миллион сумлык махсус техника урлаган. Күптән түгел суд хөкем карары чыгарган – шартлы рәвештә иректән мәхрүм итү һәм 300 мең сум күләмендә штраф. Әмма ир аны түләргә ашыкмаган. Суд приставлары аның банк исәпләренә арест салырга, илдән чыгуны чикләргә мәҗбүр булган. Иргә шулай ук штрафны түләмәгән очракта тагын да катырак җәза билгеләнәчәге турында кисәтү ясалган. Шуннан соң гына ул таләп ителгән акчаны тулысынча түләгән.
Читайте нас: