Туймазы хәбәрләре
-10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
25 июль 2019, 12:03

Авыл советы башлыгы ялган документлар өчен хөкем ителгән

Суд карары белән бу иргә җәза билгеләнгән – шартлы рәвештә 1 ел да 8 ай

Күптән түгел гәзитебез Собханкул авыл советының элекке башлыгына карата ялган документ ясаган өчен җинаять эше кузгатылуы турында хәбәр иткән иде. Шушы көннәрдә Туймазы районара суды тарафыннан 66 яшьлек түрәгә карата карар чыгарылган – ул шартлы рәвештә 1 ел да 8 айга хөкем ителгән.

Бу вакыйга ике ел элек башланган. Авыл советы башлыгы янына шушы авылда яшәүче килгән һәм җәзасын үтү турында ялган документка кул куюын үтенгән. Моңа кадәр бу ир исерек килеш машинага идарә иткән өчен 350 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителгән, әмма аның җәзасын үтисе килмәгән. Ялган документка кул куйган өчен түрәгә рәхмәт йөзеннән бензин пычкысы тапшырган ул.

Хөкем ителүче җинаять кылуда гаебен танымаган. Аны җинаять эшенә җәлеп итүгә прокуратура тикшерүе материаллары нигез булган.

Суд аны берничә җинаять кылуда, шул исәптән вазифа-вәкаләтләреннән һәм эш урыныннан явыз нияттә файдалануда гаепләп, 1 елга сынау вакыты белән шартлы рәвештә 1 ел да 8 айга ирегеннән мәхрүм итте. Шулай ук суд аны бер елга дәүләт хезмәтендә һәм төбәк үзидарәсе оешмаларында анык вазифалар биләү хокукыннан мәхрүм итте, – дип хәбәр итә Туймазы район прокуратурасы.
Читайте нас: