Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
15 июль 2019, 13:32

Өчләтә каза

Ике ел элек “Туймазы – Бәләбәй” юлында юл-транспорт казасы теркәлә.

Ике ел элек “Туймазы – Бәләбәй” юлында юл-транспорт казасы теркәлә. Анда берьюлы өч машина зыян күрә: Дэу Нексия, «Газель» йөк машинасы һәм ВАЗ-2110. Әйткәндәй, соңгы машина шофёры Виктор Г. авария нәтиҗәсендә бер ел хастаханәдә урын өстендә ятарга мәҗбүр була. Сәламәтлеген ныгыткач, дөреслек юлларга һәм юл-транспорт казасында гаепле затны табарга карар итә ул.

Аның сүзләренә караганда, бу бәхетсез кичтә ул юлның үз полосасыннан сәгатенә 70 километр тизлек белән Бәләбәй ягына хәрәкәт итә. Кинәт алда барган Дэу каршыга килгән «Газель» машинасы белән бәрелешә. Бәрелүдән йөк машинасы каршы хәрәкәт ягына чыгып оча һәм ВАЗга чәкәлә. Нәтиҗәдә күпсанлы җәрәхәтләр белән Виктор хастаханәгә эләгә.

Әлбәттә, андагы ДЮХИИ хезмәткәрләренең юл-транспорт казасы сызымын дөрес итеп теркәүләрен тикшерү мөмкинлеге булмый аның. Барысын да законга ярашлы башкаруларына өметләнәсе генә кала. Әмма ДЮХИИ хезмәткәрләре җитди хата җибәрә, сызымда бәрелешү урынында... билге кую белән генә чикләнә. Һәм вәссәлам!. А4 зурлыгындагы кәгазьдә төгәлрәк билгеләү мөмкинлеге булмады дип аңлата алар.

– Аңлашылмаучанлык туа, – дип сөйли Викторны яклаган адвокат Радик Хәбибуллин. – Әгәр дә минем якланучының машинасы юлда туктап торып, атап үтелгән ике машина аны “рикошет” белән эләктергән булса, алар икесе дә җаваплы булыр иде. Димәк, тиешле акчаны икесе бергә җыеп, Викторга матди зыянны капларга тиеш булачак. Соңыннан кем гаепле булуын үзләре ачыкласын иде. Әмма безнең очракта өч машина да хәрәкәттә булган. Монда исә матди һәм рухи зыянны каплау өчен мотлак авариядә гаеплене анык билгеләү таләп ителде.

Нәтиҗәдә эш берничә айга тукталып кала: юл-транспорт казасы буенча идарә җаваплылыгы эше кузгатыла, әмма гаеплене ачыклау мөмкинлеге булмый. Казада зыян күрүчеләр иң мөһиме – бәрелешү кайсы полосада булганын ачыклый алмый. Дөрес, транспорт чараларындагы яньчелгән урыннар күрсәтелгән фотолар була. Әмма экспертлар һәм судьялар берни дә эшли алмый: әгәр юл-транспорт казасы сызымында фара һәм бампер кисәкләре, туктау юлы, түгелгән техника сыекчалары эзләре һәм башкалар теркәлсә, эш башкача булыр иде. Машинаның сыдырылган урыннары – алардан ни файда? Сезнең билге дә безгә “нипачум” – вакыйга нәкъ шушы урында булганын дәлилләми бу.

– Гаепне билгеләү турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать итүдән башка чара калмады, – дип дәвам итә Хәбибуллин. – Шушы мәлдә бер могҗиза булды. Юл-транспорт казасы урынына чыккан экспертларның берсе вакыйга урынында берничә фото ясаган булып чыкты. Шул фотолы дискларны бер папкага салган да, алар анда берничә ай тузан җыеп яткан. Фотода юлга чыгып очкан кузов өлешләре дә, таралган тормоз сыекчасы да аерымачык күренә. Телгә алынган транспорт чараларына хас зыяннар тасвирланган бу фотолар бик кадерле дәлилгә әверелде.

Эш шунда ки, хәзер шушы мәгълүмат нигезендә юл-транспорт казасы күренешләрен тулысынча тергезү мөмкинлеге биргән махсус программа уйлап табылган. Бу программа арзан түгел: 90 мең сумлап. Аның каравы, ул тоташ экспертиза үткәрергә һәм мәсьәләгә ачыклык кертергә ярдәм итә.

Димәк, арытабан якларның гамәлләре техникага бәйле иде. Экспертизадан соң берничә сәгать дәвамында бәрелешү урыны һәм вакыйгада гаепле зат ачыкланды. «Газель» шофёры булып чыкты ул. Аңа башка шофёрларга авария нәтиҗәсендә килгән зыянны каплатырга туры киләчәк.