– Судта озаграк эшләгән саен, җинаятьләрнең күбесе акча яки мәхәббәт нигезендә кылына дигән фикер белән килешәм, – ди Туймазы районара суды рәисе урынбасары Рөстәм Әсәнов. – Моны соңгы вакытта безнең аша үткән эшләр раслый: кулланучылар хокук-ларын бозу, фатирга яки бакча биләмәсенә милек хокукын тану, аерылышу нәтиҗәсендә балаларның кайда яшәвен билгеләү, Мәккәгә хаҗ кылырга баралмау.
– Рөстәм Финусович, гомумән алганда безнең халыкның законга буйсынучанлыгы артамы?
– Җинаять эшләре кимүне исәпкә алганда, мөгаен, артадыр. Законга буйсыну асылда хокук мәдәнияте дәрәҗәсе арту белән аңлатыла: халык хокук өлкәсендә белемле-хәбәрдаррак хәзер. Моңа заманча технологияләр үсеше ярдәм итә. Хәзер интернет аша теләсә кайсы мәгълүматка ия булаласың: теге яки бу юридик очрак буенча төп сүзләрне кертсәң, бөтендөнья челтәре шундук җавап табып бирәчәк. Ягъни халыкның законга буйсынуы аларның теге яки бу гамәлнең нәтиҗәсен күзаллавы белән аңлатыла.
Кешеләр судларда үз хокукларын чәмлерәк яклый башлады. Дөрес, дәгъва гаризалары язганда һәм тапшырганда ялгышлыклар була. Әмма без аңлыйбыз, бөтен кешенең дә адвокат ялларга акчасы юк. Шуңа күрә аның кимендә гадәти таләпләргә тәңгәл килүенә игътибар итәбез.
– Судья өчен шау-шулы эшне карау – бәхетме, әллә өстәмә баш бәласе-ме?
– РФ Җинаять-про-цессуаль һәм Җинаять кодексларында “шау-шулы җинаять эше” төшенчәсе каралмаган. Мондый эшләрне без аеруча катлаулы эшләр дип атыйбыз. Аны тикшерү судья өчен гадәти эш барышы. Әмма бөтен судьялар да бер төрле сыйфатларга һәм холык үзенчәлекләренә ия дип әйтү дөрес түгел. Кемдер игътибар үзәгендә булырга яратмый, кем өчендер бу киресенчә мәртәбә, сыйфатлы эшләү өчен илһам чыганагы. Әгәр шау-шулы эш йөкләтелгән бурычны тагын да яхшырак итеп башкару мөмкинлеге бирә икән – нигә алмаска?
Хәер, быел 1 сентябрь-дән эшләрне алар арасында суд рәисе яки аның урынбасары түгел, махсус программа бүләчәк. Бу яңалык суд системасының мәгълүмлелеген һәм бәйсезлеген арттырачак, кешеләрне эшне тикшерүдә шик-шөбһәдән арындырачак.
– Әмма мәгълүм ки, һәр судья аерым бер тармакта көчле: берсе гаилә мөнәсәбәтләрендә махсуслаша, икенчесе – милек бүлешүдә, өченчесе – кулланучылар хокукларын яклауда. Бу дөрес карармы, сезнеңчә?
– Моңа каршы сорау бирәм: отпусклар чоры башланса яисә көтелмәгән хәл туса, мәсәлән, кинәт берь-юлы берничә судья авырып китсә, суд эшчәнлеген ничек саклап калырга? Шуңа карамастан, килешәм – эшчәнлегебез кай ягы беләндер медиклар эшенә охшаш: терапевтка караганда отоларинголог, кардиолог яисә окулистның колак, йөрәк яисә күз авыруларын яхшырак белүе аңлашыла. Бездә белгечлек хокук-куллану хаталарыннан арынырга ярдәм итә. Әмма эшне компьютер ярдәмендә бүлгәндә акыллы машина һәр судьяга йөкләнешне дә, аның белгечлеген дә исәпкә алырга тырыша.
– Җәмәгатьчелек әледән-әле судларны хөкем карары чыгарганда я кырыслыкта, я артык йомшак булуда гаепли. Бу сүзләргә ничек карыйсыз?
– Хөкем карары чыгарганчы, тупланган дәлилләрдән тыш судья башка нечкәлекләрне дә тикшерә: кылынган җинаятьнең җәмәгатьчелек өчен хәвефлелек дәрәҗәсе, гаепленең шәхесе һәм башкалар бу. Нәтиҗәдә я шартлы җәза, я түбән дә-рәҗәдәге җәза билгеләнә. Яисә киресенчә. Мәсәлән, хөкем ителүче кеше үтергән (моның өчен 6-15 елга иректән мәхрүм итү каралган), әмма корбан ярдәмгә мохтаҗ кеше икән, үтерүче 20 елга яисә гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителә. Димәк, гади генә эшнең дә ахыры көтелмәгән булырга мөмкин.
Аңлыйсыздыр, гадел хөкем бервакытта да кешене иректән мәхрүм итүне максат итеп куймый. Җәза бирүнең максаты – хөкем ителүчене дөрес юлга бастыру, җинаятьләрне кисәтү һәм иҗтимагый гаделлекне тергезү. Моңа ирешелгәнме-юкмы, кабат кылынган җинаятьчелек күләме буенча фикер йөртергә була. Бездә ул 30% чамасы. Димәк, кайчандыр хөкем ителгән кешеләрнең 70 проценты төзәлү юлына баскан.
Күбегезнең “Побег из Шоушенка” фильмын караганыгыз бардыр. Анда гомеренең ахырына кадәр төрмәгә ябылган каһарман Морган Фримен күпмедер вакыттан соң шартлы рәвештә алдан азат итү советы вәкилләре белән очраша. Башта ул аларны үз гаебен акларлык дәрәҗәдә җәзасын үтәве һәм иреккә чыгарга лаек-лылыгына инандырырга тырыша. Әмма кылган гамәлен тирәнтен аңлап, чын күңелдән тәүбәгә килгәч кенә чыгаралар аны. Җәзаның асылы шунда да инде. Димәк, ул гадел булган.
– Гадел хөкем сагында торучыларда
судья белән гади кеше көрәшкән очраклар буламы?
– Җәза биргәндә берничә вариант куллану мөмкинлегенә ия алар. Мәсәлән, “Үтерү белән янау” маддәсе буенча кешене мәҗбүри эшкә җәлеп итеп яисә ике елга ирегеннән мәхрүм итеп була. Киңәш бүлмәсенә чыгып, без тупланган дәлилләр нигезендә генә түгел, тәҗрибәбез, белемебез, ниндидер шәхси билгеләрне исәпкә алып карар кабул итәбез. Әмма син ант кабул иткән һәм мантия кигәнсең икән, вакыйгадан ераклаша, бу эшкә читтән карый белергә тиеш. Һәм беренче чиратта законга нигезләнергә.