Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
19 март 2019, 12:56

Янгында һәлак булган балаларның әнисе закон буенча җавап тотачак

Гаепләү карары расланган. Хәзер суд

Кандрада 26 яшьлек хатынга карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү карары расланган. Ул саксызлык нәтиҗәсендә кимендә ике затның үлеменә сәбәпче булуда гаепләнә (РФ Җинаятьләр кодексының 109нчы маддәсе, 3нче бүлеге).

Исегезгә төшерәбез: былтыр 16 декабрьдә Кандрада шәхси йорт янды. Анда өч бәләкәй бала һәлак булды.

– Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре бу хатынны йортындагы электр челтәрләре авария хәлендә булу турында кисәтеп килгән, – ди районара прокурорның өлкән ярдәмчесе Рөстәм Хәмидуллин. – Шуңа карамастан, былтыр декабрьдә ул балаларны өендә бикләп калдырып, танышы белән күңел ачарга чыгып китә. Кыска ялганыш нәтиҗәсендә бинага ут кабып, бу аның 4 һәм 2 яшьлек балаларының, шулай ук танышының 4 яшьлек кызының һәлакәтенә китерә.

Гаепләнүче ханым җинаять кылуда гаебен тулысынча таныды. Озак-ламый җинаять эше Туймазы районара судына җибәреләчәк.
Читайте нас: