Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
12 март 2019, 13:10

Нәкъ кирәкле мизгел

Район гәзите һәм ДЮХИИнең Туймазы бүлекчәсе тарафыннан оештырылган фотобәйгегә йомгак ясалды

“Мин кәнәфидә, фотога төшер!” фотобәйгесе юл-хәрәкәт хәвефсезлеген тәэмин итү һәм балаларны беркетү җайланмаларын данлауга юнәлтелгән профилактика чаралары кысаларында үтте.

Өч уңышлы фото авторларына ДЮХИИ бүлекчәсе начальнигы Флорид Мөхәмәтов бүләк тапшырды.

Собханкулдан Светлана Асылгуҗина районның баш дәүләт автоинспекторы белән очрашуга җиңү яулаган фото герое – кызы Даяна белән килгән. Светлана ун ел машина йөртә инде. Җаваплы кеше ул – декретка чыкканчы Николаевка мәктәбендә эшләгән, һәм юл-хәрәкәт кагыйдәләренә зур игътибар бүлә. Кызы тугач тагын да сак һәм игътибарлыракка әверелгән. Шушы сыйфатлары өчен Флорид Фәйруз улы аңа тәгәрмәчкә тын кертү өчен автомобиль компрессоры тапшырды.

Бәйгенең икенче җиңүчесе Сергей Коновалов, эше тыгыз булу сәбәпле, бүләкләү чарасына тормыш иптәше Гөлнараны җибәргән. Аңа машина тузан суырткычы эләкте. Өч яшьлек уллары Данилның фотосы җиңү китергән аларга.

Сәйфуллиннар гаи-ләсендә өч бала – өч яшьлек Илана, игезәкләр Амелия белән Ролан (аларга дүрт кенә ай әле). Алар “Туймазы хәбәрләре” оештырган фотобәйге герое булу өстенә автомобильче җыелмасы белән дә бүләкләнде. Барлык бүләкләнүчеләргә дә яктылык кайтаргыч беләзекләр һәм календарьлар тапшырылды.

ДЮХИИ бүлекчәсе начальнигы Флорид Мөхәмәтов аларга бәйгедә чәмле катнашкан өчен рәхмәт белдерде.

– Юлларда хәл-торыш катлаулы, – диде ул. – Узган шимбә, 2 мартта, теркәлгән авария Тимер һәм Серафимовка авылларында яшәүче ике кешенең гомерен өзде. Шул ук көнне Николаевка авылы янында 23 яшьлек шофёр юл читендә торган йөк машинасының ярымтагылмасына барып бәрелде. Аның юлдашы җитди җәрәхәтләнеп, соңрак хастаханәдә вафат булды.

Руль артында игътибарлы булыгыз, шундый очрак-ларга тарымас өчен юл хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәгез.
Читайте нас: