“Улым, әбиегезгә ярдәм итсәгезче! Миңа тиздән 83 яшь тула, картайган көнемдә танышыма ышанып, зур күләмдә акчамнан колак кактым”, – Туймазыдан М. редакциягә шундый үтенеч белән мөрәҗәгать итте.
Бу вакыйга – шуңа охшаш йөзләгән очракның күчермәсе кебек. 2013 елда М.ның танышы – аны Ф. дип атыйк, бу әбидән бар булган акчасын (200 мең сум) бурычка сорап тора. Ышанычлылык өчен аны елына 3% өстәмә белән кайтарырга тәкъдим итә. Өлкән яшьтәге ханым моңа ризалаша, акча алып торучы шактый гына уңышлы эшкуар хатынның акчага кытлык кичермәвенә һәм киләчәктә дә кичермәячәгенә ышана. Шуңа күрә эчкерсезлеге нәтиҗәсендә үзендә 87 яшьлек туганының да соңгы юлга озатырга дигән 300 мең сум акчасы саклануын тишә. Ф. аны шундук элеп ала: “Бу акчаны да биреп торасызмы әллә!” Әбине тынычландыру һәм алыш-бирешне раслау өчен тиешле распискалар рәсмиләштерә. Һәм өстәп куя: “Бүген-иртәгә сатып алынган товар киләчәк, мин аны сатып, шундук бурычымны түләячәкмен”.
Вакыт үтә, әбинең процентлары арта, әмма аңа бурычын кайтарырга җыенган кеше булмый. Товар да кайта, Ф. бурычын түләргә вәгъдә итә, әмма... фатирын саткач кына. Аннары ул акча җыюын, аларны машинада калдыруын, кемдер аны урлавын (!) бәян итә. М., сөйләшеп кенә эшен хәл итеп булмаячагын аңлап, судка мөрәҗәгать итә.
Әйтергә кирәк, аның кулына бирелгән распискаларда исәпләшүнең төгәл вакыты күрсәтелмәгән.
– Бу мөһим түгел. РФ Гражданнар кодексының 810нчы маддәсенә ярашлы рәвештә, займ килешүендә бурыч түләү вакыты күрсәтелмәсә, әҗәткә алучы бу акчаны аны биреп торучы дәгъва белдергән көннән алып 30 көн дәвамында кайтарырга тиеш, – ди адвокат Эдита Вәлиева.
Суд утырышында Ф. пенсиядәге әбидән акча алуын инкяр итми. Әмма кредитны да, арткан процентларны да вакытында түләп баруын, шул рәвешле ул өч елда әбигә 400 мең сумын кайтаруын ассызыклый. Ф. сүзләренә караганда, ул М.нан ниндидер вакыт аралыгында бурычын түләве турында расписка алмыйча гына ялгышкан. Шуңа карамастан, Ф. судта калган акчаны кайтарырга теләве, әмма соңгы вакытта матди хәле начараю сәбәпле моны эшли алмавын белдерә.
Якларны тыңлап, суд карар чыгара – М.ның дәгъвасын канәгатьләндерергә. Һәм аның файдасына үзенең 500 мең сумын һәм артып җыелган процентлар – 147 мең сумны юллап алырга.
Бу вакыйгадан соң ике ел вакыт үткән. М. сүзләренә караганда, Ф.тан нибары 141 мең сум алалган. Соңгы вакытта бурычын капларга аңа Ф.ның пенсиясенең бер өлешен биргәннәр. Әмма ике ай элек бу чыганак та корыган – элекке эшкуарның банкка да шактый гына бурычы бар икән.
М.ның соңгы өмете – арестланган милек кенә кала. Өстәвенә, алар арасында катлаулы көнкүреш техникасы байтак була (башта аның гомуми бәясен 343 мең сум дип исәплиләр). Тик милекне Ф.та сакларга калдыралар. Пенсиядәге әбигә намуссыз хатынның аны акрынлап сатып алачагын һәм әбигә акчасын кайтарачагын аңлаталар. Әмма бу эш тә тормышка ашмый. Әбигә бурычлының милкен алып китәргә рөхсәт иткәч, ул аңа гөл, яртысы сүтелгән кул иттарткычы һәм кулланылган 40 литрлы тимер фляга тапшыра. Һәм эш туктап кала.