Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Кеше һәм закон
14 февраль 2019, 12:11

Күпчелек бәла-казаның сәбәбе — кешеләрнең артык ышанучанлыгында

Эчке эшләр оешмалары полковнигы – чая 90нчы еллар, полиция хезмәткәрләренең эш хакы һәм «мәсьәләне хәл итү» тәкъдимнәре турында

2018 елгы эшчәнлек йомгаклары буенча Эчке эшләр министрлыгының Туймазы районы бүлеге республикада алдынгы дип танылды. Күңелле хәбәрне ишеттереп, бүлек начальнигы

Илдар Миңнеәхмәтов: “Халыкның безнең хезмәткәрләрне үзләрен саклаучы һәм гаделлек өчен көрәшүчеләргә тиңләвенә ышанасы килә. Без бар көчебезгә тырыштык һәм шундук нәтиҗәләргә ирештек”, – дип ассызыклады.


Көчләүчеләрнең урыны – төрмәдә

– Районда җинаятьләрнең барлык төре дә кылына диярлек, – ди Илдар Минзәки улы. – Шул исәптән, безнең өчен яңалары да җитәрлек. Мәсәлән, былтыр җитәкчеләре законсыз финанс эшләр кылган берничә бер көнлек фирманы ачык-ладык. Аларның эшен судка тапшыруга ирештек.

Интернет кулланып, читтән торып җинаять кылулар артты. Алар ихтимал җинаятьче һәм каза күрүче арасында бернинди элемтә булмавы белән катлаулы. Шартлы рәвештә алсак, аларның берсе Красноярскида яисә Краснодарда, икенчесе Туймазыда булырга мөмкин.

– Андый җинаятьләрне ачарга Туймазы полиция хезмәткәрләренең һөнәр осталыгы җитәме?

– Җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә дә, икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлегендә дә IT-җинаятьләрнең нечкәлекләренә төшенгән белгечләр эшли. Аларның белеме җитмәсә, тиешле махсус бүлекчәләре булган үзәк аппаратка мөрәҗәгать итәбез.

– Былтыр кылынган нинди җинаятьләр күңелегезгә уелып калган?

– Үги аталар тарафыннан тәрбиягә алынган балаларны көчләү. Бу кабахәтләр беркайда да эшләмәгән, хатыннары исәбенә көн күргән һәм хәмер кулланган. Суд-медицина экспертизасы аларның барысының да акылга төгәллеген раслады һәм җинаять җаваплылыгы-на җәлеп итте.

Халыкның артык нык ышануыннан файдаланып, төрле алдакчылар уңышлы эш итә. Кешеләр чак кына уяурак булса, байтак җинаятьне булдырмый калырга мөмкин. Бер гади мисал: янәсе теге яки бу сатып алу гамәлләрен башкару өчен сатучыдан (!) сатып алучыга акча күчерүен үтенәләр. Һәм ул күчерә. Башка сыймаслык хәл.

Тагын бер очрак – товар һәм чималны ялган сәхифәләр аша сатып алу. Безнең берничә эшкуар шундый алыш-биреш нәтиҗәсендә берничә миллион сум акчасыннан колак какты. Аларны сылтаманың үзгәргән адресы да, хакларның түбән булуы да шикләндермәгән.

Төрле челтәр пирамидаларына салып, халыкның акчасын югалту очраклары дәвам итә. Аларга акчасын кире кайтарырга ярдәм итү авыр. Беренчедән, алар бу акчаны үзләре биргән һәм алдан ихтимал хәвеф турында кисәтелгән. Икенчедән, әйткәнемчә, сервер чит илдә икән, безнең барлык таләп-дәгъвалар игътибарсыз кала.

Шундый очраклар күп, кешеләр танышларыннан процентка акча алып тора да, түли алмый. Алар нишләптер тиз арада акча эшләп, бурычтан котылырына ышана. Әмма бер атнада бер миллионны икегә әйләндерә торган заманнар артта калды. Нәтиҗәсе – җинаять эше, аннары хөкем ителү һәм ничек кенә булса да кайтарылырга тиеш бурыч.

Алексей ШИЛЬНИКОВ.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: