Пәнҗешәмбе, 14 фев-ральдә, районара прокуратурада 9.00-13.00 сәгатьләрдә 8 (34782) 7-34-10 телефоны буенча районара прокурор ярдәмчесе Рамазан Рамил улы Гарапов белән “ашыгыч элемтә” үтәчәк. Туймазылылар наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш мәсьәләләренә кагылышлы сораулар бирә, район биләмәсендә агуны законсыз саклау-сату очраклары турында хәбәр итә алачак.